Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Развожаев белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

31.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Развожаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президенты Эчке сәяси мәсьәләләр департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ГХФ Үзәк штабы рәистәше, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаштылар. 

Очрашу барышында Гомумроссия халык фронтының гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән өстенлекле проектларын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, хәрәкәт активистлары эшен югары бәяләп, Гомумроссия халык фронтының республика бүлеге белән уңай хезмәттәшлекне билгеләп үтте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.