РФ Оборна министры Сергей Шойгу: Татарстан дәүләтнең оборона мөмкинлеген ныгытуга зур өлеше кертә

30.01.2019

Бүген Россия Федерациясе Оборна министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре кысаларында Һава-космик көчләре номенклатурасы буенча коралларны, хәрби һәм махсус техниканы төзек тоту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында («Туполев» ГАҖ филиалы) узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Сергей Шойгу билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы дәүләтнең оборона мөмкинлеген ныгытуга зур өлеш кертә, Кораллы Көчләрне өр-яңа хәрби техника белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Министр искәрткәнчә, Россия Президенты кушуы буенча Казан авиазаводында Ту-160ны яңа кыяфәтендә җитештерү торгызылган. «Ул өр-яңа борт оборона комплексы, хәзерге заманның ышанычлы элемтә системасы, аның сугышчан мөмкинлеклекләрен арттыра торган уникаль корал белән җиһазландырылган».

Аның сүзләренчә, Ту-160ны яңа кыяфәтендә җитештерү эшләре график буенча бара. Дөньяда тиңе булмаган беренче серияле машина 2021 елда гаскәрләргә тапшырылачак.

Чыгышында Татарстан Президенты ассызыклаганча, Россия Оборона министрлыгы һәм Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән бүген Федераль максатчан программа кысаларында Казан авиация заводында  масштаблы реконструкция һәм техник җиһазландыру гамәлгә ашырыла. Бу чаралар ил җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларны хәл итүгә юнәлгән, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу максатлар өчен предприятиегә 33 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.  

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, үткән елның гыйнварында  Казан авиазаводы өчен күренекле вакыйга булган: РФ Президенты  Владимир Путин катнашында 10 данә Ту-160М2 тирәнтен яңартылган машинага контракт имзаланган.

Дәүләт заказын үтәүчеләрнең иң эреләреннән берсе – Казан вертолетлар заводы. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Оборона министрлыгы белән дәүләт контракт нигезендә КВЗ 2011 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 130 данә Ми-8МТВ-5-1 вертолеты эшләп чыгарган. Үткән ел азагында Ми-38Т яңа вертолеты беренче очыш ясаган. Хәзерге вакытта ул сынаулар уза. Тагын Ми-38Т машинасына контракт имзаланган. 

«Ышанам, бу машиналар үзләрен яхшы яктан күрсәтерләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә барышында хәрби-транспорт, ерак, махсус һәм уку-укыту авиациясенә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар Коралал Көчләр техникасын таләп ителә торган дәрәҗәдә тотуга юнәлгән чаралар турында да фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.