Бүген Казанга Россия Оборона министры Сергей Шойгу килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Сергей Шойгу эш сәфәре кысаларында С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында («Туполев» ГАҖ филиалы) булачак, анда ул Ерак авиация, аерым алганда, Ту-160 (Ту-160М), Ту-214 очкычларын җитештерү һәм модернизацияләү буенча дәүләт оборона заказын үтәүнең барышы, шулай ук Ту-160ны яңа кыяфәтендә торгызу эшләренең барышы белән танышачак.
Хәрби ведомство җитәкчесе тагын Һава-космик көчләре номенклатурасы буенча коралларны, хәрби һәм махсус техниканы төзек тоту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак.
Авиазаводта Сергей Шойгу Ми-8МТВ5-1 вертолётларын һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы заказы буенча әзерләнгән беренче Ми-38Т транспорт вертолётын караячак.