Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә: «Стратегия- 2030да иң мөһиме – кеше капиталы. Кеше капиталы нәрсә соң ул? Бу – безнең яшьләребез»

30.01.2019

Бу залда бүген фикердәшләр һәм яшьләр сәясәтенә битараф булмаганнар җыелган. Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышындагы чыгышын шулай башлап җибәрде.  

Искәртәбез, «Өндәүләр. Өстенлекле юнәлешләр. Механизмнар» йомгаклау коллегиясе утырышы «Мәскәү» (Казан) мәдәният һәм спорт үзәгендә уза һәм ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга планнарына багышлана. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Александр Бугаев хәбәр иткәнчә, үткән ел гына да Татарстан яшьләре Росмолодежь линиясе буенча төбәк үсеше өчен 71 млн. сум акча җәлеп иткәннәр. Барлык проектлар да югары дәрәҗәдә иде, шуңа күрә грантлар алдылар да инде, диде Александр Бугаев.

Александр Бугаев илдәге иң массакүләмнәрдән берсе булган волонтерлар хәрәкәтен мисал итеп китерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының оешуы турында  сөйләде.  

«Без министрлыкны булдыру турында карар кабул иттек. Моңарчы бу теманы берничә мәртәбә кузгаткан идек инде, әмма тармак принцибы юк кебек тоелды. Күз алдыбызда – яшьләр. Мин, карарыбыз дөрес, һәм бу темага чыннан да зур игътибар бирергә кирәк, дип ышынам!» - дип белдерде Татарстан  Президенты.

Аныңча, мәсьәлә асылда яшьләрдә түгел, «без хакимият эшләп җиткермибез бу җәһәттән. Безнең муниципалитетлар эшләп җиткерми, безнең югары уку йортларыбыз эшләп җиткерми … Барысы да: яшьләр китә, әйләнеп кайтмыйлар, дип зарлана, әмма яшьләр белән беркем дә сөйләшеп карамый, аларга бернинди дә перспективалар тәкъдим  итми. Әгәр инде безнең  муниципалитетлар дәрәҗәсендә яшьләр белән эшләү буенча мондый структуралар юк икән – нәтиҗәләрен дә көтәсе түгел».

Рөстәм Миңнеханов, республикада быел 40лап социаль программа гамәлгә ашырыла, диде. «Һәм һәр торак пунктында без яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Әмма анда карьера үсеше өчен, бизнес алып бару өчен перспективалар булмаса, әлбәттә, яшьләр китәчәк. Яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирергә кирәк! Стратегия- 2030да иң мөһиме – кеше капиталы. Кеше капиталы нәрсә соң ул? Бу – безнең яшьләребез».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, югары уку йортлары да яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләп җиткерми. «Мин аңлыйм, югары уку йортында бу мәсьәләләр белән шөгыльләнүче кеше – проректор юк, – диде Рөстәм Миңнеханов, – бу мәсьәләләргә җитдирәк карарга кирәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада балалар һәм яшьләр өчен җәйге лагерьлар төзү һәм булганнарына капремонт ясау  программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.   

Татарстан Республикасы Президенты тагын яшьләр белән эшләү өчен кадрлар мәсьәләсен дә күтәрде.   

«Бүген бу юнәлештә максатчан эш алып барылмый, һәм корпоратив университет оештыру файдалы булыр иде».

Аннары Татарстан Президенты яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләргә хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карау буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына йөкләмә бирүен хәбәр итте.  

Тулаем Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләрне «тынычланмаска» һәм үз казанышлары турында гына түгел, ә булган  проблемалар турында да сөйләргә өндәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.