Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша

30.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша.

Коллегия кунагы – Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодежь) Җитәкчесе Александр Бугаев.

«Өндәүләр. Өстенлекле юнәлешләр. Механизмнар» йомгаклау коллегиясе утырышы «Мәскәү» (Казан) мәдәният һәм спорт үзәгендә уза һәм ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга планнарына багышлана.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнехановка һәм Александр Бугаевка берничә яшьләр проекты тәкъдир иттеләр, шулардан: «Минем белән бергә хыяллан», «Донор-Серч», «Гудсерфинг», «Татарстан Республикасы ихтыярыйларына (волонтерларына) мәгълүмати-ресурс ярдәме үзәге» КАБО.

Кунакларга кыскача гына Татарстан Республикасында Ихтыярыйлар елы йомгаклары турында сөйләделәр.

Коллегиядә төп нотык белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов чыгыш ясады.

«Лидерлар рәтендә калу өчен безгә шул ук темпларда үсәргә һәм хәзерге заман өндәүләренә җавап бирә белергә һәм яшьләрнең актуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерергә кирәк», - дип белдерде Дамир Фәттахов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының формалашу процессы тәмамланды, күчеш чорына карамастан, оештыру мәсьәләләре күп әле, 2018 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә программалар гамәлгә ашыру өлешендә тулаем республика бюджеты үтәлде.

Дамира Фәттахов белдергәнчә, яңа ведомство стратегиясенең төп принцибы – «Яшьләрсез яшьләр өчен бернәрсә дә булмаска тиеш». Ул билгеләп үткәнчә, министрлыкның миссиясе – яшь кешеләр үзләрен социаль, иҗади, һөнәри яктан тапсыннар өчен мөмкинлекләр булдыру. 

«Беренче чиратта без яшьләр сәясәте объектларына ревизия ясадык, – диде  Дамир Фәттахов. – Республикада алар 350. Инфраструктура нәтиҗәлелеге аңа ихтыяҗ дәрәҗәсе белән билгеләнә».

Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан яшьләре грантлар рәвешендә 195 млн. сумнан артык акча җәлеп иткәннәр.   

2018 елда Татарстан яшьләре шулай ук федераль форумнарда бик актив катнашканнар – Татарстаннан 376 кеше.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры төбәктән киткән яшьләр белән хезмәттәшлек мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, алар белән элемтәләрне ныгытырга кирәк.

«Без бүген ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек концепциясен әзерли башладык», - диде Дамир Фәттахов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.