Алексей Песошин “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

29.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә  “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш “Татэнергосбыт” АҖ идарәсендә узды.

Компания директоры Рифнур Сөләйманов Директорлар советын компаниянең эшчәнлеге белән таныштырды. Көн тәртибенә актуаль мәсьәләләр чыгарылды, шул исәптә компаниянең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм керемнәр һәм чыгымнар бюджетын раслау, 2019 елга капитал кертемнәр программасы һәм “ЕРЦ-“Татэнергосбыт” үсеш перспективалары.

Россиянең гомуми кулланышында Татарстанның өлеше 2,8%.  Электр энергиясен файдалану 2018 елда 30,2 млрд. кВт. сәг. тәшкил иткән.

2018 елда кулланучыларның бурычлары 257,7 млн.сум.

Директорлар советы 2019 елга “Татэнергосбыт” АҖ нең керемнәр һәм чыгымнар бюджетын һәм капитал кертемнәр программасын раслады.

“ЕРЦ-“Татэнергосбыт” ҖЧҖ үсеш перспективалары турында үсеш буенча директор урынбасары Гөлнара Сәярова доклад ясады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен үтәп, Бердәм исәпләү үзәге булдыру буенча эшләр башкарылды, дип билгеләде.

 


“Татэнергосбыт” АҖ матбугат хезмәте