Рөстәм Миңнеханов: Сәламәтлек саклау өлкәсе асылда кешеләрнең хакимияткә булган мөнәсәбәтләрен формалаштыра

29.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар 2018 елда республика сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2019 елга төп үсеш юнәлешләрен билгеләделәр. 

Чара Татарстан Фәннәр академиясендә узды. Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңа технологияләр һәм проектлар күргәзмәсен карады. ICL компаниясе ICL MED телемедицина комплексын тәкъдим  иткән. Система пациентның сәламәтлеге торышын читтән торып күзәтергә мөмкинлек бирә. Philips Татарстан Республикасы радиологик хезмәтенә ярдәм өчен мәгълүмати хәл ителешне тәкъдир итә. Моннан тыш, Татарстан Президенты республикада медицина туризмын үстерү проекты белән дә танышты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, үткән ел йомгаклары буенча республикада демографиядә уңай динамика сакланып калган. Бүген  Татарстанда ИФО буенча үлем-китем иң азы.

2019 елда РФ Президенты кушуы буенча эшләнгән илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлаган. Төп бурыч – хезмәткә яраклы кешеләр арасында йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларыннан үлем-китем санын киметү. Татарстанда РҮС бүлекчәләрендә, шәһәр сырхауханәләренең 9 кардиологик бүлекчәсендә һәм 7 ВМП-үзәктә кардиологик ярдәм күрсәтелә. 

Министр билгеләп үткәнчә, ел саен республикда 16 меңнән артык яман шеш очрагы ачыклана, 110 меңнән артык кеше ягъни республиканың һәр 35 нче кешесе бу авырудан интегә. 2018 елда диспансеризация кысаларында 1,5 меңгә якын шундый очрак ачыкланган.

Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, республикада беренчел звеноның медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. 2018 елда республикада поликлиникаларны яңарту программасы тулысынча үтәлгән. Барлыгы 185 объект ремонтланган.

Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә. 2017 елда сәламәтлек саклау системасын яңартуга 7 млрд сумлап акча тотылган, 2018 елда – 6 млрд. сумга якын. Ике ел эчендә 718 сәламәтлек саклау объектының матди-техник базасы яхшыртылган. «2019 елда ММИ Фонды ресурслары күбрәк булачак. Бу яман шеш авыруларына зуррак игътибар бирергә ярдәм итәчәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2018 ел йомгаклары буенча ММИ  Фонды линиясе буенча 1960 шикаять кергән, шулардан 589ы – медицина оешмалары хезмәткәрләре эшен оештыруга карата, 575е – ММИ полисы буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартулар буенча, 190ы – сыйфатсыз медицина ярдәме турында. 138е – түләүле хезмәт күрсәтүгә этәрү. «Икеләтә түләү булмаска тиеш. Бу дәүләт акчалары. Бу мәсьәләне төгәл тикшереп торырга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, «Халык контроле» системасы кысаларында сәламәтлек саклау тармагы буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре саны 46%ка арткан.  

Рөстәм Миңнеханов түләүле тармакны тикшереп торуны көчәйтергә кушты. «Түләүле хезмәт күрсәтү өчен түләгән кешеләр белгечкә чиратсыз эләгә алалар, ә дәүләт гарантияләре программасы буенча кешеләр чиратларда торалар. Мин берничә мәртәбә бу хакта сөйләдем. Түләүле хезмәт күрсәтү гамәлияте – нормаль ул. Әмма алар дөрес итеп корылырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Азакта Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 2020 елда ТАССР төзелүгә 100 ел тулу тантаналы рәвештә билгеләп үтеләчәк. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бу бәйрәмгә әзерлек кысаларында стационар учреждениеләрне һәм «ашыгыч ярдәм» автопаркын яңарту буенча министр искә алган программаны гамәлгә ашыру мөмкинлеклеге каралачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.