2018 елда Татарстанның сәнәгать җитештерүе индексы 102%ка җиткән

29.01.2019

2018 елда Татарстанның сәнәгать җитештерүе индексы 102%ка  җиткән.  Республиканың сәнәгать җитештерүе күләме 2 трлн 818 млрд сум булган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанның сәнәгать секторында мәшгуль кешеләр саны 336,8 мең кеше тәшкил иткән. Сәүдә белән 148,6 мең кеше шөгыльләнгән.

“Тулай төбәк продукт күләмендә сәнәгать өлеше 44,6%, сәүдә өлеше 16,4% булган. Сәүдә тармагы тулай төбәк продуктына керткән өлеше буенча әйдәп баручыларның берсе булып кала” ,- дип билгеләде Альберт Кәримов.

Ул искә төшергәнчә, ваклап сату сәүдә әйләнеше буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урынны били.

Узган ел республиканың сәүдә структурасы үзгәрде. Азык-төлек товарлары өлеше 47%тан 44%ка төшкән. Ваклап сату базарларында сату күләме арта, хәзер 7%ка җиткән.

 


“Татар-Информ” МА