Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Татарстанда барлык категория хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча 2018 елга терлекчелектәге йомгаклар турында сөйләде

26.01.2019

Татарстанда 2018 елда барлык категория хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча терлекчелектәге йомгаклар турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу өлкәдә «беркадәр уңай нәтиҗәләр» сизелә.

Терлек һәм кош ите 521 мең тонна җитештерелгән (102%).

Барлыгы 1 млн. 848 мең тонна сөт савып алынган, артым 1%.

Иң зур үсеш йомырка кошчылыгы буенча - 17%. 1,4 млрд. данә йомырка җитештерелгән.

Республикада 1 млн. 12 мең баш мөгезле эре терлек бар (98,6%).

«Республикада сыерлар былтыргыча сакланып калган (354 мең баш). Дуңгызлар саны 2%ка арткан, кош - 18,2 млн., 1 миллионга артыграк», - диде  Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры югары технологияле комплекслар эше турында да сөйләде.  

«Чаллы Бройлер» 121 мең тонна кош ите җитештергән, үсеш 2%, республикадагы итнең өчтән бере диярлек (31%). «Ак Барс холдинг» 62 мең тонна кош ите җитештергән, артым 6% 2017 елга карата.

Аннары Марат Әхмәтов сөт җитештерү турында сөйләде. 

«Сөт терлекчелеге иң четреклесе булып кала, - диде ул. – Барлыгы  23 район  гына уңай күрсәткечләр бирде».

Болар шул исәптән Зеленодольск, Актаныш, Саба, Балтач, Буа муниципаль  районары.

Министр фикеренчә, ел йомгаклары, һичшиксез, муниципаль районнар башлыкларында махсус киңәшмәләрдә җентекләп анализланырга тиеш.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.