Татарстанда 2019 елда 21 авыл клубы, 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм башка социаль объектлар төзеләчәк

26.01.2019

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 40 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 150 мең сумлык 3 карар чыгарылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 25 гыйнварына республикада 149,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 6,2%ы.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгә торак төзелеше өлкәсендә күләмнәрне арттыру өлешендә өстәмә йөкләмәләрне эшләү мәсьәләсе әзерләнә, Россия Төзелеш министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла.

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру башланды - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт.

2019 елның 25 гыйнварына статистика органнарына гомуми мәйданы 59,5 мең кв. метр булган 1 мең 15 фатирлык 24 йорт буенча хисап тапшырылган.

Ирек Фәйзуллин күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2019 елда 141 йортны файдалануга тапшыру каралганлыгын әйтте. Бүгенгә 45 йорт әзер диярлек, 39ы – уртача әзерлектә, 57сендә эшләр күп әле.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елда 309 ятим бала яллау шартнамәләре буенча торак урыннары белән тәэмин ителәчәк, барлыгы 373 млн. 231,9 мең сумга.

Моннан тыш, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 133 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаилә, 2015-2020 елларга  «Торак» ФМП буенча 53 яшь гаилә һәм 45 аерым категория граждан.

Социаль-мәдәни объектларны төзү программалары кысаларында 2019 елга  республикада 21 авыл клубы; 11 җирлекләр Советларының (башкарма комитетлары) биналары; 105 универсаль спорт мәйданчыгы; 8 блоклы модуль чаңгы базасы кору планлаштырылган.

Шулай ук 45 фельдшер-акушерлык пункты; 9 табиб амбулаториясе; 1 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк

22 халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пункт төзү проекты ведомствоара килешүдә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.