Бүген Мәскәүдә «Торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы эш төркеменең икенче утырышы узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм Россия шәһәрләрендә яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркемен җитәкли.
Эш төркеменең алдагы утырышы 2018елның декабрендә узган иде. Төп тема торак төзелешен, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, елына 120 млн кв метрга арттыру иде.
Бүген төп нотык белән Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев чыгыш ясады.
Кереш сүз белән РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин мөрәҗәгать итте.
Игорь Левитин хәбәр иткәнчә, торак шартларын яхшырту һәм шәһәр тирәлеген формлаштыру Россия субъектлары өчен өстенлекле бурыч булып кала бирә.
Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, субъектлардан торак төзелеше, ипотека буенча ставкалар һәм башкалар турында күп тәкъдимнәр кергән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төбәкләрдә төзелеш күләмнәрен арттыру гына түгел, шул ук вакытта яңа торакка ихтыяҗны арттыру, торак сатып алуны стимуллаштыру бурычы тора. Моның өчен иң беренче чиратта төзелешне социаль, транспорт, инженер инфраструктурасы белән тәэмин итәргә кирәк.
Владимир Якушев гражданнарны торак сатып алуга стимуллаштыру өчен яңа төзелешләрдә ипотека ставкаларын киметү мәсьәләсен эшләргә кирәк дигән тәкъдим кертте. Аныңча, яңа торак сатып алу өчен ипотека ставкаларын субсидияләү буенча дәүләт программасы торакка ихтыяҗны арттырыр иде.
Эш төркемендә катнашучылар, кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, яңа нотык формалаштырдылар. Төп нотык киләчәк утырышта тыңланачак.