Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татфондбанк” ГАҖ, “Интехбанк” ГАҖ һәм “ИК “ТФБ Финанс” ҖЧҖ кертемчеләренең инициатив төркеме вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов катнашты.
Очрашу барышында Алексей Песошин инициатив төркем вәкилләренә Республика ярдәм фондының агымдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм фонд алдына куелган яңа бурычлар турында сөйләде.
ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, бүгенге көндә фонд таләпләре 500 меңнән артмаган барлык юридик һәм физик затларга, шулай ук I һәм II төркем инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына, Бөек Ватан сугышы вакытындагы тыл хезмәткәрләренә, Советлар Союзы геройларына, Россия геройларына ярдәм күрсәтә.
Шулай итеп, 80% физик затларга һәм 60% юридик затларга ярдәм күрсәтелә.
Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 100% кертемчеләргә ярдәм күрсәтү бурычы куелды, дип хәбәр итте.
Республика ярдәм фонды 2017 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән оештырыла. Аның максаты Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кредит һәм башка финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен шартлар булдыру.
2019 елның 24 гыйнварына Фонд 2 436 мең кертемчегә 480 млн сумнан артык ярдәм күрсәткән.