Казанга эш визиты белән Россия вице-премьеры Татьяна Голикова килде

24.01.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстанга эш сәфәренә килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

РФ вице-премьеры Казанда быел август аенда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнү барышын тикшерәчәк, ярышларның төп мәйданчыгы булачак "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәген карый. Шунна Татьяна Голикова WorldSkills авылы (Универсиада авылы) торак комплексы инфраструктурасы белән таныша, анда конкурста катнашучылар һәм экспертларны урнаштыру карала. 

Аннары ул Казан үзәгендәге Бауман урамында чемпионат башлануга калган вакытны үлчәүче стеланы ачу танатансында катнашырга планлаштыра. 

Шуннан Казан Ратушасында Татьяна Голикова, Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашында 2019 елда Казан шәһәрендәге "Ворлдскиллс" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы үткәреләчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.