Фәрит Мөхәммәтшин: "Җитди фирка эшенә әзерләнәбез"
26.05.2012ТР Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген партиянең XIII съездында кабул ителгән хәлиткеч карарларны шәрехләде. Югары партия форумы делегатлары “Бердәм Россия”нең рәисе итеп Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевне сайлады. Шулай ук партиянең Югары советы яңадан сайланды. Аның рәисе кабат Борис Грызлов булды.
Съезд делегатлары бертавыштан партия Уставының яңа редакциясен хуплады. Ул, аерым алганда, партиянең үзәк органнарына, аның барлык дәрәҗәдәге бүлекләренә җитәкчеләрне 5 ел вакытка сайлауны эченә ала. Уставта шулай ук партиянең даими органнарында ротация принцибы урын алган. Алар составы ел саен кимендә 10 процентка яңартылачак. Яңа Уставта “Бердәм Россия” Генераль советы әгъзаларының кимендә 20 процентының партиянең җирле һәм беренчел бүлекләре вәкилләреннән сайланачагы аерым искәртелә. Төзәтмәләр партиянең төрле дәрәҗәдәге оешмалары, шул исәптән Генераль советның, секретарьларының сайлануына да кагыла. Алар партия конференцияләрендә һәм җыелышларында альтернатив нигездә сайланачак. Шул ук вакытта Уставта Югары советка партия әгъзасы булмаганнарны да кертергә мөмкин дигән норма беркетелә.
Партия Уставына башка принципиаль төзәтмәләр дә кертелде.
“Съезд кабул иткән җитди үзгәрешләрне нигезле дип саныйм”, -ди Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бүгенге карарларны шәрехләп, партия тормышын демократизацияләүне, анда дискуссияләргә зур урын бирелүен, партиянең ачыклыгын, “Бердәм Россия” структурасында көтелүче җитди яңартуларны билгеләп үтте.
“Бүген республика делегациясе тулысынча бу яңалыкларны хуплады. Партия сафларын яңарту, анда яшьләр өчен урыннар булдыру – боларның барысы да яңа идеяле кешеләрне җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Партиягә сәяси аренадагы җитди конкурентлык көрәшенә әзерләнергә кирәк. Дмитрий Анатольевич Медведев атаган адымнар бик вакытлы һәм үзләрен аклый. Димәк, җитди партия эшенә керешәбез”, -дип белдерде Татарстан “бердәм россиялеләре” лидеры.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча