Илдар Халиков "Каравон" бәйрәмендә катнашты
26.05.2012Бүген Лаеш районы Никольское авылында егерменче тапкыр “Каравон” рус фольклоры бәйрәме үтә. Бәйрәмнең ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
Премьер-министр үз чыгышында бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, фестиваль кунаклары санының елдан-ел арта баруына игътибар юнәлтте. “Бүген безнең белән Мәскәүнең, Санкт-Петербургның, башка төбәкләрнең бәйрәм итүе бик куанычлы. Быел әле “Каравон”ның юбилее да”, -дип билгеләп үтте И.Халиков. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде.
“Сезне “Каравон” рус халык бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу фольклор бәйрәменең тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, аның язмышы уникаль һәм гаҗәеп. Русское Никольское авылында туган бәйрәм безнең көннәрдә республика әһәмиятендәге генә түгел, гомумроссия масштабындагы мәдәни вакыйгага әйләнде.
Узган елгы бәйрәмнең Татарстанның күп кенә шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук күрше республика һәм өлкәләрдән 120 дән артык иң яхшы коллективны җыюы сөендерә. “Каравон”да катнашырга теләк белдерүче фольклор коллективларының һәм башкаручыларның саны елдан-ел арта бара, бу традицион рус культурасының зур әһәмияткә ия булуының һәм зур сорау табуының ачык чагылышы”, -диелгән сүзләр бар Президент котлавында.
Көннең яңгырлы булуына карамастан, бәйрәм мәйданына быел да күп кунак җыелган иде. Һәркем биредә җаны теләгән шөгыль тапты. Кемдер фольклор коллективлары чыгышын күзәтте, әйлән-бәйләндә катнашты, кемнәрдер һөнәрчеләр остаханәләрендә булды. Иң кызыксынучан кунаклар “Каравон” музее белән танышты.
Казанның 93 нче гимназиясе укытучылары бәйрәмгә бөтен коллективлары белән килгән иде. “Безнең гимназия рус традицияләрен, фольклорын үстерү юнәлешендә эшли. Шуңа бу бәйрәм безнең өчен бик әһәмиятле. Сыйныф җитәкчеләре биредә үзләре өчен бик күп “азык” ала, соңыннан аны үз эшләрендә файдалана. Безнең танылган “Махоня” фольклор коллективы “Каравон”да чыгыш ясады. Безнең гимназия базасында эшләүче 23 нче музыка мәктәбе укучылары биредә ел саен катнаша”, -ди 93 нче гимназия директоры Ирина Александровская.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы