Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" фиркасенең XIII съезд утырышында катнаша

26.05.2012

Мәскәүдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең XIII съезды эшли башлады. Аның эшендә РФ Президенты Владимир Путин һәм ил Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев катнаша. Югары партия форумы 3 меңнән артык кешене бер мәйданга җыйды. Алар арасында 670 тән артык делегат (аларның 426 сы партиянең төбәк бүлегеннән сайланучылар), 1600 гә якын кунак – төбәк һәм җирле бүлекләр вәкилләре, “Бердәм Россия” рәисенең җәмәгать кабул итү бүлмәләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, партия тарафдарлары һәм чит ил делегацияләре бар.

Кадрлар мәсьәләсе -съезд көн тәртибендәге төп тема. Форумда катнашучылар партиянең җитәкче органнарын: Югары һәм Генераль советларын, Генераль совет Президиумын һәм үзәк контроль-ревизия комиссиясен яңадан сайлаячак.

Көн тәртибендә каралган тагын бер пункт “Бердәм Россия”нең үсеш стратегиясе хакында фикер алышу һәм алдагы сайлау кампанияләренә әзерлек белән бәйле. Кичә дискуссия мәйданнары кысаларында Россия Премер-министры Дмитрий Медведев партия эчендәге тормышны демократизаияләү һәм партия эчендәге конкурентлыкны көчәйтү буенча 7 мөһим тәкъдим керткән иде. Аларны гамәлгә ашыру партия Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне таләп итә. Әлеге мәсьәлә съездда да карала.

Партия рәисе турындагы мәсьәлә форумның үзәк темасы булачак. Билгеле булганча, 24 апрельдә Владимир Путин партия җитәкчелеге белән очрашуда партия рәисе вазифасыннан китү теләге булуын белдереп, бу постка Дмитрий Медведев кандидатурасын тәкъдим иткән иде.

Бу съездда Татарстаннан 27 делегат катнаша, алар арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бар. Татарстан “бердәм россиялеләре” делегациясенә партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Кичә Татарстан парламенты җитәкчесе дискуссия мәйданнары эшендә катнашып, партия эчендәге тормышны демократизацияләү буенча үз фикерләрен белдергән иде.

Татарстан журналистлары үтенече буенча әлеге темага кагылышлы фикерләре белән Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев та уртаклашты.

“Сәяси партия алдында торган төп бурыч –илнең сәяси системасында лидерлык халәтен, дистә елдан артык эшчәнлек чорында тупланган абруен саклау. Тупланган уңай тенденцияләр югалмаска, алга таба үсәргә тиеш, халык “Бердәм Россия”нең үзенең киләчәге белән бәйле сәяси көч икәнен сизсен”, - ди ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте