Фәрит Мөхәммәтшин: "Ышаныч фирка эшендә инициативаны уята"

25.05.2012

Иртәгә Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясенең XIII съезды була. Съезд эшендә 3 меңнән артык кеше: 671 делегат, алар арасыннан 426 партиянең региональ бүлекләреннән; 1,6 меңгә якын кунак; 30 чит ил делегациясе вәкилләре - катнашачак. Татарстаннан 27 делегат булыр дип көтелә, алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

Татарстан делегациясен “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге сәяси Совет секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Шулай ук съезд эшендә “Бердәм Россия” Югары советы рәистәше, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, партиянең Генераль советы вәкиле, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин катнашыр дип көтелә.

“Бердәм Россия”партиясенең рәисе турындагы мәсьәлә съездның үзәк темасы булачак. Исегезгә төшерик, 24 апрель көнне Владимир Путин партия җитәкчелеге белән очрашу вакытында инаугурациядән соң “Бердәм Россия” рәисе вазифасыннан азат булырга җыенуын белдерде. 27 апрель көнне Дмитрий Медведев “Бердәм Россия” партиясен җитәкләргә риза булуын әйтте. 22 май көнне РФ Хөкүмәте Рәисенә партия билеты тапшырылды.

Бүген съезд алдыннан Манеж бинасында дискуссия мәйданнарының утырышлары үтә, анда партия тормышын демократлаштыру һәм партиядә сәяси палтформалар үсеше мәсьәләре, шул исәптән, регионнардан килгән тәкъдимнәр турында сөйләшенә.

Дискуссия мәйданнары үз эшләрен башлаганчы “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге сәяси Совет секретаре урынбасары, партиянең Татарстан региональ башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин журналистларга әйтүе буенча, республика бүлеге тарафыннан зур әзерлек эше башкарылган.

“Без партия эшенең: һәм оештыру, һәм идеологик - барлык юнәлешләре буенча 6 блок тәкъдимнәр җибәрдек. Без тәкъдим иткәннәрнең күбесе, иң мөһимнәре булса да съездның материалларына керер дип уйлыйм. Аерым алганда, без партиянең үзәк органнары, үзәк башкарма комитеты структураларын бераз үзгәртергә тәкъдим иттек. Бу эш инде башланды һәм дәвам итәчәк. Партиянең идеологик платформасы буенча тагын да төгәлрәк максатлар билгеләнсә, яхшырак булыр иде. Моның турында бүген дискуссия мәйданнарында сөйләшеләчәк, һәм, минемчә, иртәгә съезда алга бару юлы эшләнеләчәк”, - диде В.Бударин.

Бүген үткән чарада Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та катнашты.