2018 елда Татарстан таможнясының тышкы сәүдә әйләнеше 14%ка арткан

22.01.2019

2018 елда Татарстан таможнясының тышкы сәүдә әйләнеше 14%ка арткан һәм 4 млрд 924 млн 310 мең АКШ доллары тәшкил иткән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов хәбәр итте.

Брифинг Татарстан таможнясының 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде.

“2018 елда Татарстан таможнясының тышкы сәүдә әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 14%ка артты һәм 4 млрд 924 млн 310 мең АКШ доллары тәшкил итте”,-дип билгеләде  Альберт Мавликов.

Татарстан таможнясы аша сәүдә операцияләрен 2018 елда тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучы  1 мең 158 кеше гамәлгә ашырган. Узган елда – 1 мең 139.

2018 елда tax free системасы белән Татарстан таможнясында барлыгы алты чит ил кешесе файдаланган, дип билгеләде брифинг барышында Альберт Мавликов.

“Хәзергә система бик актив файдаланылмый. Барлыгы алты очрак теркәлгән һәм барысы да футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында”, - дип ачыклады Альберт Мавликов.

Tax free системасында теркәлгән чекларның барлык гомуми суммасы Татарстанда 860 меңнән артык тәшкил иткән.

Брифингта шулай ук  Татарстан таможнясының ел нәтиҗәлре буенча Идел буе федераль округында иң яхшы таможня коллективы буларак танылуы турында мәгълүмат әйтелде.

Моннан тыш, брифингта билгеләнгәнчә, 26 гыйнварда бөтен дөньяда таможня хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – Халыкара таможня хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәчәк.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-информ” МА материаллары файдаланылды.