Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлмәт районындагы язгы кыр эшләре барышы белән танышты

25.05.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән ТР Әлмәт районының кырлары өстеннән очып йөреп чыкты. Соңыннан ул Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Очрашу «Кичучатово» ҖЧҖ территориясендә булды. ТР Президенты районда башкарылган язгы-кыр эшләренә уңай бәя бирде. Сөйләшү вакытында үсемлекләр үстерү, терлекчелек, продукцияне реализацияләү, техника алу мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт регионының республика икътисады өчен бик мөһим булуын, аның мул тормышы нефть зонасында формалашуын билгеләде. Ләкин ул монда авыл хуҗалыгын да ныграк үстерергә кирәклеген әйтте. Үсемлекләр үстерү белән генә шөгыльләнергә түгел, ә терлекчелекне дә үстерергә, терлекләрнең санын арттырырга кирәк. Президент сүзләренә караганда, тулаем алганда районда бу мәсьәләләргә бәйле уңай үзгәрешләр бар.

Икенче мәсьәлә - авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү. Президент сүзләренә караганда, авыл товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен арадашчыларсыз реализацияләргә тиеш. “Без бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзер. Муниципалитетлар фермермы, шәхси хуҗалыкмы яки коллектив предприятиеме - товар җитештерүче үз продукциясен халыкка сату мөмкинлегенә ия булсын өчен мәйданнар, базарлар булдырырга тиеш.

Халык яңа өлгергән продукт сатып алачак, ә товар җитештерүчеләр тагын да күбрәк табышка ия булачак”, - дип билгеләде ул. Рөстәм Миңнеханов мондый базарның Казанда төзелүен, Чистайда эшләп килүен билгеләде.

Авыл җирлеге башлыклары авылларда каты көнкүреш калдыклары өчен полигоннар булдыру мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Татарстан Президенты каты көнкүреш калдыклары өчен куст полигоннары булдыру мәсьәләсен карарга кирәклеген билгеләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов районда мәктәпләрдә һәм ФАПларда капиталь ремонт ясау республика програмасының ничек тормышка ашырылуы турында сорады. Мәҗит Салихов республика бюджетыннан Әлмәттәге 3 мәктәпне капиталь ремонт ясау өчен 20 миллион сум, җирле бюджеттан – 10 миллион сум акча бүлеп бирелүен хәбәр итте. “Татнефть” ААҖ тагын 3 мәктәп ремонтлауны финанслый. Республика прораммасы буенча 7 ФАП төзекләндереләчәк, 11 июньдә Чупай авылында “Татнефть” ААҖ программасы буенча төзелгән ФАП ачылачак.

ТР Әлмәт муниципаль районының иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтәгә керү департаменты