Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә килде, анда ул оештыручылар чакыруы буенча Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумында катнашачак. ТР Президенты Россия делегациясе составына кертелгән, делегацияне Россия Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Форумны ачу тантанасында катнашырга ниятли. Давостагы Форумның төп темасы – дүртенче сәнәгать инкыйлабы чорында глобальләшү һәм хезмәттәшлек.
Форум кысаларында Татарстан Президенты берничә сессия эшендә катнашырга җыена, аларда глобальләшү, цифрлы икътисад, альтернатив энергия чыганакларын үстерү мәсьәләләре, глобаль инфраструктур проектлар турында фикер алышачаклар. Аерым сессияләр Россия һәм аның хәзерге дөньядагы роленә багышланачак.
Моннан тыш, Форум киңлекләрендә Рөстәм Миңнехановның чит илләр компанияләре җитәкчеләре белән очрашулары да планлаштырылган.
Быел Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумына дистәләрчә илләр лидерлары һәм эре бизнес вәкилләре җыелачак – барлыгы 110 илдән 3 мең катнашучы.