Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы эчке эшләр министры Игорь Шуневич белән очрашты

19.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы эчке эшләр министры Игорь Шуневич белән очрашты.

Яклар җинаятьчелек белән көрәшү һәм җәмгыятьтә иминлекне тәэмин итүдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.