18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6%ы. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу турыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр 2019 елга барлыгы гомуми мәйдны 438,3 мең квадрат метрлы 7 мең 838 фатирлык 165 йорт тапшырырылырга тиешлеге һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасын гамәлгә ашыруның башлануы турында сөйләде. Бүгенгә ТР Дәүләт торак фонды статистика органнарына гомуми мәйданы 14 мең квадрат метр булган 250 фатирлык 22 йорт буенча хисап тапшырган. 143 төзелүче объекттан 37 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә - 40 объект, 66 объектта эшләр күп әле.
Күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча 2019 елга гомуми мәйданы 5,6 млн. квадрат метр булган 936 торак объектына ремонт планлаштырылган. 42 муниципаль берәмлек катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш).
2019 елда 309 ятим бала яллау шартнамәләре буенча торак урыннары белән тәэмин ителәчәк. 19 гыйнварга «Электрон бюджет» системасында йөкләмәләрне финанслашу турында килешү имзаланды, 2019 елга Татарстан Республикасы буенча ятим балаларның реестрын формалаштыру эше дәвам итә.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаилә, 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча 52 яшь гаилә һәм 45 аерым категория граждан.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 4 ветеран өчен 2 төзелүче йорт та әзер диярлек.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2019 елда 140 йортны файдалануга тапшыру каралган. Бүгенгә шуларның 13е эксплуатациягә бирелгән. Калган 127 объект буенча 48 йорт әзер диярлек, 46сы – уртача әзерлектә, 33ендә эшләр күп әле.
Аз катлы торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 530 йорттан 223 объект гамәлгә кертелгән.