Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда балалар да, өлкәннәр дә хоккей яраталар, шуңа күрә безгә Йолдызлар матчын кабул итү - зур мәртәбә

18.01.2019

Татарстанда балалар да, өлкәннәр дә хоккейны яраталар, шуңа күрә безгә Йолдызлар матчын кабул итү - зур мәртәбә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы бөтендөнья йолдызларын тәкъдир итүгә багышланган тантанада хәбәр итте. Искәртәбез, бу көннәрдә  республика территориясендә мастер-шоу һәм Континенталь хоккей лигасының Йолдызлар матчы уздыру планлаштырылган.

«Безнең республикада спортны яраталар, ә менә хоккей Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә — яраткан спорт төре. Әлбәттә, бу - мастер-шоу һәм Йолдызлар матчы уздыру өчен йолдызларны чакыру мөмкинлеге. Бездә олысы да, кечесе дә хоккей яраталар, безнең өчен Йолдызлар матчын кабул итү - зур мәртәбә. Мин үзем дә хоккейны бик яратам, хоккей уйныйм, бу - спортның бик әйбәт төре», — диде Татарстан Президенты.

Быел Санкт-Петербургта ачык мәйданда ике матч уздырылды, һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы шундый тәҗрибә турында сөйләде: «Әлмәттә без  мондый бер матч уздырдык, минемчә, бу бик дөрес. Без ачык мәйданнардагы уеннарны хуплаячакбыз».

Шулай ук ТР Президенты билгеләп үткәнчә, башкала хоккей клубы уенчыларының һәрберсе хоккейны популярлаштыруга үз өлешен кертә. «Без “Ак Барс”ның, һәм “Нефтехимик”ның һәр уенчысын яратабыз. Болар безнең командалар, алар җиңсәләр дә, җиңмәсәләр дә – безнекеләр. Данис Зарипов — биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе һәм башкалар өчен үрнәк. Алексей Морозов „Ак Барс“ составында уйнады. Без ихтирам иткән уенчыларыбыз күп һәм без аларны онытмыйбыз».

2019 Йолдызлар матчы – Континенталь хоккей лигасы тарихында унберенчесе. Турнирга мастер-шоу һәм җыелма дивизионнар ярышы керә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" ИА материаллары кулланылды