Илдар Халиков «НИИтурбокомпрессор им.В.Б.Шнеппа» коллективын 55 яшьлеге белән котлады
24.05.2012Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "НИИтурбокомпрессор им.В.Б.Шнеппа" ЯАҖнең 55 яшьлегенә багышланган тантаналы чарада катнашты. 1957 елда компрессорлар төзү буенча махсус конструкторлык бюросы буларак төзелгән ФТИ (Фәнни-тикшеренү институты) бүген уникаль компрессор техникасын җитештерү буенча Россиянең эре фәнни-тикшеренү һәм сәнәгать үзәге булып тора.
ФТИ эшчәнлеге "Казанькомпрессормаш" ААҖ белән тыгыз бәйләнгән, ул институт белән бер предприятиегә берләшкән.
Республика Хөкүмәте башлыгы тантаналы чарада катнашыр алдыннан предприятиенең җитештерү мәйданнарын карады, "Казанькомпрессормаш" заводы продукцияләрен җитештерүдә кулланылучы инновацион техник эшләнмәләр сынала торган стендлар белән танышты. Шулай ук И.Халиков предприятиенең музеенда булды һәм истәлеккә мөхтәрәм кунаклар китабына язып калдырды.
"НИИтурбокомпрессор им.В.Б.Шнеппа" генераль директоры, "Казанькомпрессормаш" ААҖ җитәкчесе Ибраһим Хисамиев тантаналы җыелышта чыгыш ясаганда предприятиенең чираттагы төп уңышлары турында сөйләде.
Ул институтның 1957 елның маенда оешканнан алып, тулаем алганда, республика һәм ил халкы хуҗалыгының оешуы белән тыгыз бәйле булган, инженерлар һәм яшь белгечләрнең кечкенә генә төркеменнән компрессор җиһазларын эшләп чыгару буенча Россиянең алдынгы конструктор, фәнни-тикшеренү һәм җитештерү үзәгенә әйләндергән күп кенә үсеш этапларын үтүен билгеләде.
“Институтның 55 еллык тарихы ил үсешенең эре масштаблы программаларында катнашуы белән бай. Безнең компрессорлар корыч, минераль ашламалар җитештерүне тәэмин итә, алар сәнәгатьнең нефть, газ, нефть эшкәртү, нефть химиясе, тау рудалары, космос һәм башка тармакларында нигез булып тора”, - дип билгеләде генераль директор, һәм Казан предприятиесе - институт эшләп чыгарган төрле компрессор җиһазлары саны буенча лидер, барлык чит ил компрессор төзү фирмаларыннан да өстен тора, дип өстәде.
Казан компрессорлары дөньяның 40тан артык илендә, шул исәптән, АКШ, Индия, Кытай, Иран һәм башкаларда кулланыла.
Бүген ФТИда 450гә якын хезмәткәр, шул исәптән, 250 инженерия-техника эшчеләре, 4 доктор һәм 16 техник фән кандидатлары эшли.
ТР Премьер-министры Президент һәм республика җитәкчелеге исеменнән институт коллективын юбилее белән котлады. И.Халиков беренче чиратта «НИИтурбокомпрессор» ветераннарына рәхмәт белдерде.
“Безнең илдә генә түгел, ә бөтен дөньяда танылган бу институтны тудырганнарга рәхмәт әйтәсе килә. Аннан башка завод та, эре проектлар да, «Газпром», «Лукойл», «Сибур» кебек гигантлар һәм башкалар яхшы белгән якты исем дә булмас иде. Бу елларда предприятие продукциясенең Россия базарында һәм аннан читтә бик тә кирәкле булуы сөендерә. Завод эре дөнья компанияләре белән конкурентлаша ала. Бу, беренче чиратта, без бүген юбилеен бәйрәм итә торган институт ярдәме белән мөмкин булды”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Шулай ук ул предприятиенең социаль өлкәгә игътибар итүен билгеләде.
“Җитәкчелекнең аерым социаль сәясәтнең кирәклеген аңлавы ФТИ һәм заводның эшчеләренә предприятие өчен тулаем бирелеп эшләргә ярдәм итүендә шикләнмим”, - дип ассызыклады И.Халиков.
ТР Премьер-министры «НИИтурбокомпрессор им.В.Б.Шнеппа»ның иң яхшы хезмәткәрләренә Хөкүмәт бүләкләрен һәм Мактау грамоталарын тапшырды.
Шулай ук институт коллективына котлау сүзләрен республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та юллаган.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы