Минтимер Шәймиев “Балалар борынгы болгарларның бөек җирендә” Республика музыкаль марафонында булды

21.05.2012

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарга сәфәр кысаларында “Балалар борынгы болгарларның бөек җирендә-2012” VIII Республика музыкаль марафоны үтә торган җирле балалар сәнгать мәктәбендә булды.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Спас районы администрациясе ярдәме белән уза торган марафонда ТР балалар музыка мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре укучылары һәм сәнгать училищелары студентлары – барлыгы якынча 200 кеше катнаша.

ТР Беренче Президенты балалар бәйрәмендә мөхтәрәм кунак булды. Ул марафонда катнашучалрны сәламләргә бик шат булуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, музыка белән мавыгу – ул бик зур күңел байлыгы.

Шулай ук Минтимер Шәймиев киләсе елдан бу марафонны махсус җәйге вакытта мәдәни чараларны үткәрү өчен Икмәк музееннан ерак түгел төзелә торган фестиваль комплексында уздырырга тәкъдим итте. Марафонда катнашучылар бу тәкъдимне бик сөенеп кабул иттеләр.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы