Илшат Фәрдиев "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры булып билгеләнде

21.05.2012

Илшат Фәрдиев “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры итеп билгеләнде. Бүген Казанда “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды, анда ТР Премьер-министры, Директорлар советы рәисе Илдар Халиков катнашты.

Көн үзәгенә “И.Ш.Фәрдиевны “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры итеп билгеләү” мәсьәләсе куелган иде. Директорлар советының 9 әгъзасы тавыш бирүдә катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Илшат Фәрдиевне “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры итеп билгеләү турында карар кабул ителде.

Искәртеп узабыз, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев башка эшкә күчү сәбәпле вазыйфасыннан азат ителгән иде.

ТР Президенты матбугат хезмәте