Татарстан Республикасы Президенты ТР Хөкүмәтендә кадрлар алмашыну турындагы Указларга кул куйды
21.05.2012ТР Президенты Указлары белән башка эшкә күчү сәбәпле ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.А.Никифоров һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР энергетика министры И.Ш.Фәрдиев вазифаларыннан азат ителә.
ТР Дәүләт Советы белән килештергәнче ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифаларын башкаручы булып Шәйхетдинов Роман Александрович билгеләнә.
Русия энергетикасы реформасының актив өлеше төгәлләнү һәм энергетика базарының либеральләшү сәбәпле ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов ТР Дәүләт Советына ТР энергетика министрлыгын юкка чыгару турында тәкъдимне кертте. Әлеге министрлыкның идарә функцияләрен ТР башкарма хакимият органнарына тапшыру мәсьәләсе ТР Дәүләт Советы ТР Президенты тәкъдимен караганнан соң хәл ителәчәк.
ТР Президенты Указлары ТР Президенты Порталында һәм гаммәви мәгълүмат чараларында урнаштырылган:
http://1997-2011.tatarstan.ru/files/laws/laws_56342.pdf
http://1997-2011.tatarstan.ru/files/laws/laws_56344.pdf
http://1997-2011.tatarstan.ru/files/laws/laws_56346.pdf
ТР Президенты матбугат хезмәте