ТР Дәүләт Советы Рәисе Төркмәнстан тышкы эшләр министры Рәшит Мередов белән очрашты
19.05.2012Бүген Ашхабадта Татарстан Республикасы парламент делегациясенең Төркмәнстанга рәсми сәфәре кысаларында ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркмәнстан тышкы эшләр министры Рәшит Мередов белән очрашты.
“Сезне чын күңелдән Төркмәнстан Тышкы эшләр министрлыгы бинасында саләмлим, - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе. – Без Татарстан делегациясен зур хөрмәт белән кабул итәбез”. Төркмәнстан дәүләте лидеры Гурбангулы Бердымухамедовның Татарстанга визиты дустанә мөнәсәбәттә узды дип ассызыклады Рәшит Мередов.
Тышкы эшләр министры төркмән һәм татар халкын уртак тарихи һәм мәдәни мирас, шулай ук Үзәк Азия белән Идел буен тоташтырган күптәнге сәүдә элемтәләре бәйли дип белдерде.
Очрашуда катнашучылар икътисад өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек өстенлекләре буенча фикерләште. Төркмәнстанны Яшел Үзән судно төзелеше продукциясе, ягъни “елга-диңгез” класслы суднолары кызыксындыра. Моннан тыш, “Алабуга” инфраструктура мөмкинлекләре аның территориясендә Төркмәнстан ягы катнашында текстиль производствосын ача алыр иде. Шулай ук вертолет заводы продукциясе дә игътибарга алынды. Очрашу ахырында кунаклар истәлекле бүләкләр белән алмашты.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге