Төрекмәнстан белән Татарстан парламентара хезмәттәшлек турында сөйләште

19.05.2012

Бүген Ашхабадта ТР Дәүләт Советы белән Төркмәнстан Мәҗлесе (парламент) арасында хезмәттәшлек турындагы Килешү имзаланды. Документка ике парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Акджа Нурбедыева кул куйды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

Мәҗлестә (парламент) кунакларны Төркмәнстан парламенты Рәисе Акджа Нурбедыева каршы алды. Яклар киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту буенча фикер алышты, шул исәптә закон чыгару эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашты.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстанда парламент утырышлары иҗтимагый оешмалар вәкилләре өчен радиоэфирда һәм Интернетта трансляцияләнә, укучылар һәм студентлар өчен Ачык ишекләр көне уздырыла. Акджа Нурбердыева үз чиратында Төркмәнстанның әһәмияткә ия закон проектлары массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күрә һәм халык фикер алышу өчен тәкъдим ителә дип ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентара элемтә турында сөйләгәндә, парламентарийлар Төркмәнстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек Программасын гамәлгә ашыруны законлаштыру өчен башкаручы хакимияткә ярдәм итүне төп бурыч итеп күрәм дип ассызыклады. Искәртеп узабыз, документны бу көннәрдә Казанда Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган иде.

Аннары парламент җитәкчеләре Татарстан Дәүләт Советы белән Төркмәнстан Мәҗлесе (парламент) арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады. Яклар истәлекле бүләкләр алмашты.

Татарстан парламенты делегациясе составында ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР ДС закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин, ТР ДС татар һәм рус телләрендә закон текстларының тәңгәл килүен тикшерү комиссиясе рәисе Роберт Миңнуллин, Казан шәһәре Думасы секретаре Людмила Андреева, Казан (Идел буе) федераль университеты президенты, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Мәкъзүм Салахов, Татарстан Республикасының Төркмәнстагы тулы вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Галиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге