“Бәллүр каләм – Хрустальное перо” конкурсының быелгы җиңүчеләре билгеле

19.05.2012

Бүген, 19 май – Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Матбугат көнендә уздырыла торган традицион массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында җиңүчеләр игълан ителгәнче, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугатчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлавын игълан итте.”Бәллүр каләм” очы тагын да очлайды, бу конкурсның исем-атамасын заман технологияләренә яраштырып үзгәртергә кирәк түгел, дигән фикер белдерде.

Тантанада ул, Президент йөкләмәсе буенча, Дәүләт бүләкләрен лаеклы дип табылган журналистика вәкилләренә тапшырды. Шул рәвешле, ТР Президенты Указы белән, Ирина Демина һәм Владимир Устиновский (“Республика Татарстан” газ.), Солтан Исхаков (“Татарстан” журн.), хезмәт ветераны Марсель Зарипов ”Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде, бер төркем иҗатчыга “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәре бирелде, ТР Президенты Рәхмәте һәм Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның Ашхабадта эш сәфәрендә булуын, аның да матбугатчыларны, журналистларны матур бәйрәмнәре белән тәбрикләвен белдерде. ТР матбугаты көне дә, “Бәллүр каләм” конкурсы да 1998 елда гамәлгә куелып, хәзергә кадәр әлеге иҗади конкурста 2 меңләп кеше катнашуын, аның XVсендә исә 175 кеше дәгъва итүен искәртте. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов сүзләренчә, республикада 1 меңнән күбрәк ММЧ эшли һәм аларның чикләре киңәя бара. Номинацияләр аз кебек булса да, активрак катнашырга, диде ул шушы конкурс мәсьәләсендә.

Нәтиҗәдә, бу юлы игълан итүчеләргә җиңүчеләр исемлеге гади конверт белән түгел, заман сулышын сиздереп, электрон почта аша җибәрелде.

Барлыгы 12 номинациядән торган конкурста, ә аларның һәркайсында 2шәр, 3әр иҗатчы билгеләнгән булып, бер номинациядә генә 8 кеше бүләкләнде.

Аерым алганда, “Һөнәргә тугрылык өчен” дигән беренче номинациядә ике ветеранга, Нәсимә Әхмәтҗанова белән Евгений Уховка, зур хөрмәт күрсәтеп, Р.Ратникова белән М.Моратов бүләкләрне үзләре тапшырды.

“Журналистикада исем” номинациясендә Светлана Брайловская (“Российская газета”), Рәсимә Галиева (“Ватаным Татарстан”), Алена Демина (“Казань” ТРК), Шәмсия Җиһангирова (“Новый век” ТРК), Светлана Костина (“Первый канал”ның Казандагы корпункты), Наталья Реджеп-Алиева (Түбән Кама ТРК), Гөлсинә Хәбибуллина (“Хезмәт” газ., Балтач), Энҗе Шәйхетдинова (“Новый век” ТРК) – бер төркем хатын-кыз дәррәү бүләкләнде.

“Китап авторы – журналист” номинациясендә “Психология журналистики” китабы белән Юлия Андреева һәм “Против железного потока”, “Порохом пахнущие строки” (“Тимер ташкыннарга каршы”) китаплары белән Рафис Мөгыйнов җиңде.

Номинацияләрнең “Темасы җирле, осталык – башкаладагыча” дигәнендә - Надежда Львова (“Зеленодольская правда” газ.), Гөлнара Салихова (Алабуга яңалыклар хезмәте), Алсу Спиридонова (“Нократ – Вятка” газ., Мамадыш районы).

“Район ММЧ” номинациясендә Алабуганың “Новая Кама”, Сарман районының “Сарман” газеталары, “Шәһәр ММЧ” дигәнендә “Чаллы ТВ” ТРК белән Әлмәтнең “Яшьләр заманы” газетасы билгеләнде.

“Туган тел” номинациясендә Башкортстанның “Өмет” газетасыннан Эльвира Әсәдуллина, Удмуртиядә чыга торган “Яңарыш” газетасы, тагын “Интернет-ММЧ” номинациясендә “Казань” ТРК белән “Челнинские известия” газ. сайтлары, “Корпоратив ММЧ” дип аталганында “Время “Татнефти” ведомство телестудиясе һәм Казан медуниверситетының “Казанский медик” газетасы җиңүче буларак игълан ителде.

“Объектив аша караш” дигәнендә - Рөстәм Җәләлиев (“Казань” ТРК телеоператоры), Гөлнара Сагиева (“Казан” журналы фотокорреспонденты), “Дебют” номинациясендә - Алмаз Гафиятов (“Новый век” ТРК), Линар Закиров (“Ялкын” журн.), “Халкым минем” газетасы.

“2012: Татарстан Республикасында тарихи-мирас елы” номинациясендә исә мәртәбәле конкурс комиссиясе заявкалар кабул итүне дәвам иттерергә дигән фикергә килеп, аның нәтиҗәләрен ел йомгаклары буенча игълан итәргә булган. Бүген исә туган якны өйрәнүче журналистларның китапларын махсус призлар белән билгеләп үтү кулай күрелгән: Илдус Диндаровның “Зиреклем – туган җирем”, Азат Сүнкишевнең “Югалган авыллар” дип аталган басмалары.

“Ел персонасы” дип быел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллинны игълан иткәч, Марат Моратов, бу кешенең абруе гаять зур, журналистлик бергәлектә дә хөрмәт казанган, диде.

Һәм, ниһаять, “Пирамида” төбенә кичә алдыннан китереп куелган ак бантлы ап-ак “Fiat Albea” бу юлы “Татарстан” ДТРКнең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфикъ Сәгыйтовка китте – ТР Премьер-министры И.Халиков машина ачкычларын аның учына салды. Конкурс йомгаклары буенча тапшырылган автомобильнең бу инде җиденчесе.

Республиканың сәхнә сәнгате осталары чыгышлары белән бизәлгән журналистлар бәйрәмендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да катнашты, “Спортивное вещание” агентлыгы генераль директоры Василий Кикнадзе, “Интерфакс” генераль директоры урынбасары Николай Касьянов, “EuroNews”ның Россиядәге һәм БДБдагы вәкиле Юлия Новоселова, “Finjecto” идарәче партнеры, журналист Антон Хреков, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һ.б. кунак буларак чакырылган иде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы