Татарстанда җир кишәрлеген алуга 15350 күпбалалы гаилә гариза биргән

19.05.2012

Татарстанда җир кишәрлеге алу өчен 15350 күп балалы гаилә гариза язган, шул исәптә соңгы атнада - 538 гаилә. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Казанда җир кишәрлеге алу өчен күп балалы гаиләләрнең 95 процентка якыны гариза биргән, Чаллыда бу күрсәткеч 72 процент тәшкил итә, гомумән алганда, Татарстан буенча күп балалы гаиләләрнең 66 проценты гариза язган.

Бүгенге көндә республикада 5131 җир кишәрлеге бүленгән, соңгы атнада бу сан 677 гә арткан. Бу кабул ителгән гаризаларның 33 процентын тәшкил итә.

Кадастр учетына 2417 җир участогы куелган. Бигрәк тә Арча, Буа, Әлмәт, Кукмара муниципаль районнарында кадастр учетына куелган җир кишәрлекләре саны күп.

ТР Президенты җир участоклары бүлү мәсьәләсен хәл итү һәм кадастр учетына кую өчен бер ай вакыт бирде.

ТР Президенты матбугат хезмәте