Рөстәм Миңнеханов: “Бергә тупланып эшләгәндә сез барлык проблемаларны хәл итәргә сәләтле”
18.05.2012Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Татарстан Республикасы төзүчеләр берләшмәсе” төбәк коммерцияле булмаган партнерлыгы үзкөйләнешле оешмасы (СРО), ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган III еллык хисап-сайлау гомуми җыелышында 3 еллык эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләчәккә яңа бурычлар билгеләде.
Җыелышта төп доклад белән “ТР төзүчеләр берләшмәсе” оешмасы президенты Рим Халитов хисап тотты. Ул искәрткәнчә, партнерлык республика Хөкүмәте инициативасы белән, тармак проблемаларын хәл итәр өчен төзелеш комплексы оешмаларының эшчәнлеген берләштерү өчен 2009 нчы елның гыйнварында оешкан. Хәзерге вакытта 1623 төзелеш оешмасы берләшмә әгъзасы булып тора, аларның компенсация фонды 773 миллион сумнан артык. Берләшмәне булдыруның төп максаты – РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55.1 маддәсе нигезендә капиталь төзелеш объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм төзелеш-монтаж эшләре сыйфатын күтәрү. СРО эшче органнары, партнерлык әгъзалары тарафыннан стандартлар таләпләре һәм үзкөйләнеш кагыйдәләре үтәлеше өстеннән контрольне, финанслар контролен тәэмин итә, партнерлык әгъзаларына карата дисциплинар йогынты чараларын куллану турында эшләрне карый.
Төзелеш тармагына Президент Рөстәм Миңнеханов бәя бирде. “Республикада формалашкан әлеге берләшмә эшкә сәләтле һәм аның алдында зур бурычлар тора. Өч ел элек Хөкүмәтнең төзелеш комплексы белән идарә итү буенча дәүләт вәкаләтләренең бер өлешен парнерлыкка тапшыру турындагы карар үз-үзен аклады. Берләшмә кысаларында бүгенге көндә 100 мең төзүче эшли. Мондый эш формасы дөрес оештырылганда яхшы нәтиҗәләр бирә һәм аны алга таба дәвам итәргә кирәк. Җаваплылык булмау зур проблеманы хасил итә”, - дип белдерде республика башлыгы. Парнерлыкта катнашу, аның фикеренчә, СРО әгъзаларына мәнфәгатьләрен яклап калырга гына ярдәм итмичә, дисциплина һәм җаваплылыкны арттыра, төзелеш оешмасы җитәкчесенең аның өчен парнерлык җавап тотуын аңлавы нәтиҗәсендә, төзелеш базарын алдан фаразларга ярдәм итә һәм бу мораль җаваплылык та өсти.
Президент берничә санга игътибарны юнәлтте. Аның әйтүенчә, узган елда төзүчеләр тарафыннан 233 миллиард сум күләмендәэш башкарылган, чагыштыру өчен, 2010 нчы елда бу сан 176 миллиард сумга тәңгәл булган. Көн саен төзүче оешмалар 640 миллион сум күләмендә эш башкаруга ирешә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, бу бик зур сан. “Төзелеш тармагы республика икътисадында хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Без югары профессиональлеккә ия төзүчеләргә мохтаҗ”, - ди ул. Ул ассызыклап үткәнчә, күп очракта теге яки бу вәзгыятьтә төзүчеләр утлы табада биетелсә дә, илнең уңай якка үзгәреш кичерүе - нәкъ менә төзүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Моның өчен ул берләшмә әгъзаларына рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук федераль хакимият органнарына һәм республика төзүчеләренә Татарстанда ветераннарны торак белән тәэмин итү һәм торак фондка капиталь ремонт программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуы өчен рәхмәтен ирештерде. Ул хәбәр иткәнчә, 2008 нче елдан бирле инвесторлар капиталь ремонтка 26 миллиард сум акча күчергән. 9 меңнән артык торак йортка капремонт үткәрелгән.
Моннан тыш, ул узган елда Татарстанда җәелдерелгән балалар бакчалары төзелеше һәм хәзерге вакытта мәктәпләргә капиталь ремонт программаларының да зур роль уйнавына игътибарны юнәлтте. Быел 164 мәктәпне төзекләндерү бурычы тора, шулай ук авылларда мәдәният йортлары төзелеше дә киң колач җәячәк.
Кадрлар әзерлеге мәсәләсендә Рөстәм Миңнеханов төзелеш комплексы оешмалары һәм профессиональ белем бирү учреждениеләре арасындагы диалогны тагын да җанландыруга басым ясады. “Бу юнәлештә билгеле бер алгарыш күзәтелә, әмма калыплашкан төстә түгел. Сезгә нинди белгечлек ияләре кирәк булуы турында заявканы укук йортларына үзегез бирергә тиешсез”, - ди ул.
Төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау һәм имгәнүләр проблемаларына Рөстәм Миңнеханов аерым тукталды. Аның әйтүенчә, агымдагы елның 4 ае эчендә эш урыннарында 17 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның 7 се үлем белән төгәлләнгән. “Минем уйлавымча, берләшмә хезмәт сагы буенча чаралар үткәрүне һәм профилактиканы катгый контроль астына алырга тиеш. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә буйсынмау төзелеш оешмаларын партнерлыктан чыгаруга нигез булып хезмәт итә ала”, - дип ассызыклый ул.
Республиканың төзелеш комплексы эшчәнлегенә гомуми бәя биреп, Президент аның куәтле тармак булуын билгеләп үтте. “Татарстанның мондый потенциалга ия булуы белән без горурланабыз. Без “Алабуга” махсус икътисади зонасын, “ТАНЕКО”, Универсиада объектларын төзибез. Билгеле, проблемалар, кыенлыклар туа-тууын, тик төп эшләрне безнең республика төзүчеләре башкара, аерым искәрмә очракларда гына без читтән җәлеп итәбез. Төзелеш тармагында мондый потенциал булмаса, республиканың югары үсешенә дә ирешә алмас идек. Безнең бөтен әйберне төзергә көчебез җитә һәм бу безнең көндәшлеккә ия өстенлегебез. Бергә тупланып эшләгәндә сез барлык проблемаларны хәл итәргә сәләтле”, - дип җөпләде Рөстәм Миңнеханов чыгышын.
Җыелышның беренче өлеше ТР Президенты Указы, Фәрманы нигезендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы