Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан Конституциясе Монументына чәчәкләр куйды

18.05.2012

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламент делегациясенең Төрекмәнстанга рәсми визиты дәвам итә. Бүген, Төрекмәнстанның Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулган көндә, дәүләт Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов катнашында делегация вәкилләре Төрекмәнстанның төп законына багышланган Монументка чәчәкләр куйдылар.

Исегезгә төшерик, 17 майда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Төрекмәнстанга эшлекле сәфәргә китте. Сәфәр кысаларында Дәүләт Советы Рәисе һәм парламент делегациясе Төрекмәнстан Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу уңаеннан оештырылган Халыкара конференциядә катнашачак. Конференция вакытында Фәрит Мөхәммәтшинның бу дәүләтнең закон чыгару һәм башкарма хакимияте вәкилләре белән очрашуы планлаштырылган. Яклар Төрекмәнстан һәм Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү кысаларында сәүдә-иктисади һәм гуманитар өлкәләрдә Төрекмәнстан-Татарстан хезмәттәшлеге аспектларын караячак.

Парламент делегациясе составында: ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин, ТР Дәүләт Советының ТРның татар һәм рус телләрендәге законнары текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссиясе рәисе Роберт Миңнуллин, Казан шәһәре Думасы секретаре Людмила Андреева, Казан (Идел буе) федераль университеты президенты, Дәүләт Советы Президиумы вәкиле Мәкзүм Сәләхов һәм башка рәсми затлар.

Бүген бик иртә Монумент алдындагы мәйданда Ашхабадның меңләгән халкы җыелды. Бәйрәм тантанасында катнашу өчен йөзләгән хәрби, дәүләт флаглары белән милли киемнәрдә яшьләр сафка басты. Бәйрәмгә чит ил делегацияләре вәкилләре һәм мөхтәрәм аксакаллар килде.

Чара алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап бирде. “Бу матур кояшлы иртәдә Ашхабадта бик әһәмиятле вакыйга бара. Мин төрекмән халкын, мөхтәрәм Төрекмән Президентын һәм коллега-парламентарийларны чын күңелемнән котлыйм, - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе, - 20 ел эчендә Төрекмәнстан үзенең үсешендә бик зур адым ясады. Без моның турында монда да сөйлибез һәм Төрекмән Президентының бездә булган көннәрдә Татарстанда да сөйләдек. Сез сайлаган һәм үзегезнең Конституциядә беркетелгән демократик ил төзү юлы уңышлы булачак. Бәйрәм белән!”

Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан һәм Татарстан парламентара хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, төп мәсьәләне күптән түгел кул куелган Сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүнең кагыйдәләрен тормышка ашыру өчен парламентарийларның ярдәм итүендә күрүен билгеләде. “Без ачык һәм бергәләп эшләргә әзер”, - дип сүзен тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин.

Беренче булып Конституция монументына чәчәк бәйләмен Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов куйды. Соңыннан – чит ил делегацияләре вәкилләре. Алар арасыннан беренчеләрдән Татарстан республикасы парламент делегациясе вәкилләре булды.

Алга таба дәүләт башлыгы һәм чит ил кунаклары мәдәни-күңел ачу үзәге “Алеем” (“Космос”) ачылышында катнашты.

Мәдәни-күңел ачу үзәгенең формасы ягыннан үзенчәлекле булган бинасы Гиннес рекордлары китабына кертелгән, чөнки бина эчендә урнашкан дөньядагы иң зур “ябык” күзәтү боҗрасы аның бер элементы булып тора.
Комплексның эчендә балалар өчен аттракционнар, планетарий, космос музее, кинотеатр, кафе һәм рестораннар бар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин экскурсия вакытында төрекмән коллега – Төрекмән Мәҗлесе (Парламент) рәисе Акджа Нурбердыева белән очрашты.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың парламент делегациясе Төрекмәнстан Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу уңаеннан оештырылган Халыкара конференциядә катнашачак. Татарстан Дәүләт Советы рәисе сәламләү сүзе белән чыгыш ясар дип көтелә.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге