Илдар Халиков Зилә Вәлиева һәм Әсгать Сәфәровны яңа вазифаларында тәкъдим итте

17.05.2012

Бүген Казан Кремленда ТР Премьер-министры Илдар Халиков кичә ТР Президенты Указы белән Премьер-министр урынбасары вазифасыннан азат ителгән Зилә Вәлиеваны ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе коллективына шушы учреждениенең яңа директоры сыйфатында тәкъдим итте.

Бүген, Халыкара музейлар көне алдыннан, минем тарафтан шул хакта күрсәтмә имзаланды, дип, Илдар Халиков Зилә Вәлиевага, озак еллар дәвамындагы олы эшчәнлеге өчен, Премьер-министр буларак рәхмәт белдерде һәм алга таба да, туплаган гаять зур тәҗрибәсенә таянып, эшчәнлегенең дәвамлылыгына өмет баглады.

Зилә Рәхимьян кызы тырышлыгы белән Татарстанда “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, “Созвездие-йолдызлык” кебек гомуммәгълүм республика эстрада фестивале һәм башка төрле проектлар таралыш, театр, сәнгать, мультипликация индустриясе һ.б. юнәлешләр үсеш алды. Музейлаштыру эшләрен төгәлләгән музей-тыюлыкка карата җитди хилафлыклар булмаса да, Зилә Вәлиеваның яңа урынга килүе аңа яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирәчәк, дип саный Премьер-министр. Коллективка Татарстан Президенты белән Премьер-министрына аның аша турыдан-туры чыгып булачак, дип уенын-чынын бергә кушып билгеләп үтте һәм алга таба учреждениенең керемнәрен, шулай ук хезмәт хакын арттыру мәсьәләсендә тырышыбрак эшләргә туры киләчәк, дип искәртте.

Шундый кешенең коллективка килүе Казан Кремлена эшкә килүче һәркемне музей ядкарьләре белән якыннан танышырга этәргеч бирәчәк, шәхсән үзем гаиләм белән килеп тамаша кылып йөрдем. Гомумән, бөтен Европада тагын кайда бар ачык түбәле шундый шәп музей, ә Татарстанның табигый тарих музее кебек кызыклы интерактив музей - бары Сингапурда гына, ә Франция, Британия, Иран илләреннән ядкарльләрен бирегә китереп күрсәтәләр, картина галереясына күргәзмәгә куйдырту өчен чират торырга тиешләр әле, дип сөйләде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Чыгышының соңында И.Халиков иртәгә бөтен дөнья билгеләп үтәчәк Музейлар көне уңаеннан хезмәт коллективын котлап, уртак уңышлы эшчәнлек теләде.

Үземне бөтенләй үк таныш булмаган яңа урынга киләм дия алмыйм: бу коллектив белән мин Татарстан мәдәният министры буларак эшләдем, инде хәзер “Казан Кремле” музей-тыюлыгына башка яктан караячакмын, диде җавап сүзендә Зилә Вәлиева. “Алга таба бергә-бергә, бер-беребезгә таяныч-терәк булып эшләрбез – омтылышларыбыз уртак”, - диде яңа директор.

Шулай ук бүген ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчелегенә Әсгать Сәфәров ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы буларак тәкъдим ителде. ТР Президенты бу хактагы Указны кичә имзалаган иде. Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы белән килештергәч, ТР Хөкүмәтендә куркынычлызлык, шул исәптән Казанда 2013 елда Универсиада үткәргәндә хокук саклау органнары эшчәнлегенә күзәтчелек итәчәк, дип белдерде Илдар Халиков.

ТР Президенты матбугат хезмәте