Халиков: “Kazansummit” РФнең ислам дөньясы белән инвестицион хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итә”
17.05.2012Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Kazansummit-2012” Халыкара саммитын уздыру РФнең ислам дөньясы белән инвестицион хезмәттәшлеген ныгытырга һәм алдагы икътисади элемтәләрне үстерергә ярдәм итәчәгенә тәгаен ышана.
Моның турында ул бүген саммит кысаларында “Россия и страны ОИС: Торговые отношения и инвестиции” сессиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
“Шул дәрәҗәдә хөрмәткә лаек аудиториягә Татарстан Республикасы - РФнең актив үсә торган регионнарының берсе исеменнән чыгыш ясарга шатмын”, - дип үз сүзен башлады Татарстан Хөкүмәте башлыгы. “Без Россиянең үзәгендә, Европа һәм Азияне бербөтенгә тоташтыра торган мөһим сәүдә юллары киселешендә торабыз”.
Нәкъ менә шул шарт регионга эре логистик проектлар өчен гадәти плацдарм статусын бирә. Борынгы сәүдә юллары киселешендә, ислам һәм христиан диннәре очрашу һәм үзара бәйләнеше урынында торган хәлдә безнең мәдәният үзендә көнчыгыш һәм көнбатыш традицияләрен берләштергән”, - дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков республиканың транспорт инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирүен билгеләде, бу халыкара элемтәләрне, туризмны һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерергә ярдәм итә.
Нәкъ менә монда, Казанда, Универсиада һәм су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Казан футбол буенча дөнья чемпионатын уздырырга хокук алган Россия шәһәрләренең берсе булды.
ТР икътисады турында сөйләгәндә, Премьер-министр кунакларга 2011 елда
Татарстанда ВРП күләме 1,25 триллион сум тәшкил итүен хәбәр итте.
ТР Президенты тарафыннан 2016 елга 2 триллион сум күләменә җиткерү мәсьәләсе куелган.
“2011 елда Татарстан “Forbes” версиясе буенча бизнесны һәм инвестицияләрне алып бару өчен Россиянең 30 яхшы регионы рейтингына баш булды. Шулай ук югары инвестицион рейтинг авторитетлы чит ил һәм Россия рейтинг агентлыклары бәяләүләре белән дә раслана, - диде ул. – Президент республикага инвестицияләрне алга таба җәлеп итү өчен шартларын яхшыртуга куя”.
Илдар Халиков ТРда инвесторларның хокукларын гарантияли торган заманча закон чыгаручы база эшләвен, инвесторларга дәүләт ягыннан ярдәм итү чаралары тормышка ашырылуын, бизнес үсешен стимуллаштыра торган эре инфраструктура формалаштырылуын хәбәр итте.
Бу - “Алабуга” МИЗы, “Химград” технополисы, индустриаль парклар, технопарклар, ИТ-парклар, бизнес-инкубаторлар һәм башкалар. Агросәнәгать паркы төзелә.
Илдар Халиков Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре һәм республикада төзү эшләре башланган проектлар турында да сөйләде.
“Татарстан - Россиядә хәләл индустрия лидерларының берсе”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәт башлыгы.
“Күп кенә танылган дөнья компанияләре үз бизнесларын урнаштыру урыны итеп безнең регионны сайлады. Сезнең безгә килү факты бездә башка предприятиеләр һәм илләр, РФ регионнары белән мөнәсәбәтләрдә зур перспектива булуы ныклы ышаныч тудыра”, - дип сүзенә йомгак ясады Илдар Халиков.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы