Ислам дөньясы илләре парламентарийлары икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

17.05.2012

Бүген Казан Ратушасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең парламентлары вәкилләре катнашында “Ислам дөньясы парламентарийлары уңайлы эшлекле һәм инвестицион климат урнаштыру яклы” темасына конференция узды. Җыен эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Конференция “Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең икътисади хезмәттәшлеге” IV халыкара саммиты - «KAZANSUMMIT 2012» кысаларында уза.

Җыенда РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе урынбасары И.М.-С. Умаханов, Алжир Милләте Советы Рәисе урынбасары Бузида Бедайда, Казахстан Сенаты комитеты рәсие Б.А. Җылкышиев, Ингушетия, Чечен Республикалары закон чыгару җыеннары, Әзербәйҗан, Кыргыз Республикасы, Бәхрәйн, Күвәйт, Марокко, ОАЭ, Төркия, Оман, Пакыстан, Палестина, Мисыр парламентлары депутатлары катнашты. Алар төрле илләрнең икътисади үсеш юллары, икътисадның ислам моделе үзенчәлекләре, аерым алганда, аның банк секторы, ислам финанслары инструментларын РФ икътисадында куллану мәсьәләләре турында фикер алышты, Татарстандагы булган уңай тәҗрибә билгеләп үтелде.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында саммитта катнашучыларның саны арту һәм географиясе киңәюнең ислам дөньясының республикага карата кызыксынуы кимемәүне күрсәтүен белдерде. “Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән һәм күзәтүче ролендә булган илләрнең закон чыгаручылары бөтен якларга да файдалы хезмәттәшлекне үстерү, уңайлы эшлекле һәм инвестицион климат барлыкка китерү өчен зур өлеш кертә”, - диде спикер.

“Дәүләт Советы – Татарстан парламенты депутатлары өчен илкүләм икътисад һәм эшлекле даирәләрнең ихтыяҗларын искә алган хокукый җирлекне формалаштыру өстенлекле бурыч булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында шулай ук республиканың социаль-иктисади үсеш программасы нигезендә Татарстанның эчке тулаем продукты күләме 2016 елга 2 трлн. сумга җитәргә тиешлеген билгеләп үтте. Ул республика икътисадының өстенлекле юнәлешләре дип химия, нефть химиясе, нефть табуны, IT һәм телекоммуникацияләр, авыл хуҗалыгы, төзелешне һәм медицинаны атады. Татарстан икътисады үсешенә “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Иннополис”, күп санлы инновацион технопарклар этәргеч бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республиканың көчле үсешенә Казанда 2013 елда җәйге Универсиада, спортның су төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионатларын уздыру тәэсир итә. “Зур спорт ярышлары, халыкара эшлекле форумнар һәм мәдәният өлкәсендәге фестивальләр Татарстанны дөньяда тагын да танытуга ярдәм итәр дип ышанам”, - диде спикер.

Татарстан парламенты башлыгы Казан саммитында катнашучыларга рәхмәт белдерде, уңышлар теләде. Мондый очрашуларның Казанда парламентарийлар өчен даими уздырылачагына ышаныч белдерде.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге