Уфада "Ямал - Идел буе" магистрале төзелеше буенча Протокол имзаланды

17.05.2012

Башкортстан, Татарстан һәм Ямал-Ненец автоном округы арасында “Ямал-Идел буе” машруты буенча нефтехимия углеводородлы чималын, шул исәптән, җиңел углеводородлар һәм газлы конденсатлар киң фракцияләрен транспортлау өлкәсендәге ниятләр турында беркетмәгә кул куелды.

Бу - бүген Уфада ачылган “Большая химия” халыкара форумы кысаларында кул куелган беренче документ.

Документка Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкин кул куйды. Документ Идел буе нефтегазохимия кластеры предприятиеләрендә углеводородлы чималны эффектлы эшкәртүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Яклар “Ямал-Идел буе” маршруты аша нефтехимия углеводородлы чималын транспортлау өчен магистраль үткәргечнең яңасын төзү яки булганны яңартуның актуальлеген билгеләделәр.

Башкортстан, Татарстан һәм Ямал-Ненец автоном округы бу проектны тормышка ашыру буенча бергә эш йөртергә ниятли.

Яңа торба үткәргеч төзү Ямал-Ненец автоном округы җирләрендә бер уңайдан табылган нефть газын рациональ файдаланырга һәм Башкортстан һәм Татарстан нефтегазохимия комплексларын чимал белән тәэмин итүгә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкин Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте