Казанга Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский килде
16.05.2012Бүген кич Казанга Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский килде.
"Казан" халыкара һава аланында Приморье крае башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм башка рәсми затлар каршы алды. Очкыч трапына милли киемнәрдән киенгән кызлар чәк-чәк белән каравай алып килде.
Моңа кадәр Владимир Миклушевский Казанга 25 апрельдә килгән иде. Ул вакытта ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, Казан (Идел буе) федераль университетында булды.
Исегезгә төшерәбез: Приморье крае белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында 31 майдан алып 2 июньгә кадәр Казанда Приморье мәдәнияте көннәре узачак. 30 июньдә Владивостокта Федераль Сабантуй үткәрү планлаштырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте