Илдар Халиков "Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Эр Ликид" компаниясе заводын ачу тантанасында катнашты
16.05.2012Бүген “Эр-Ликид” Россиядә озак вакытлы үсеш стратегиясе кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасында кислород һәм азот җитештерү буенча яңа заводны файдалануга тапшырды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Жан де Глиниасти, “Эр Ликид” компанияләр төркеменең Үзәк һәм Төньяк Ауропа буенча вице-президенты Ги Сальсгебер, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Алабуга муниципаль район башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” МИЗ сәнәгать мәйданчыгы” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Заманча техник стандартлар буенча төзелгән завод тәүлегенә 200 тонна сыек кислород һәм азот җитештерә. “Мондый заводлар пәйда булу “Алабуга”га башка резидентларны җәлеп итә. Бүгенге көндә икътисади зонада 1 млрд. сум инвестиция җәлеп итүгә ирештек”, - диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
2009 елның 14 маенда дөньяви финанс кризисы вакытында Франциянең Россиядәге Илчелегенә “Эр Ликид” компанияләре төркемнәре вәкилләренә “Алабуга” МИЗ резиденты таныклыгы тапшырылды дип искәртте Жан де Глиниасти. Аның сүзләренә караганда, “Алабуга” – Россиядә иң уңышлы зоналарның берсе. “Бу һичшиксез шулай. Яңа завод ачылу – Франция белән Татарстанның уңышлы хезмәттәшлек итүенең ачык мисалы”, - диде илче.
Заводның икенче чираты ачылу төбәкнең сәнәгать өлкәсе кулланучылары ихтыяҗларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. “Эр Ликид” компанияләре төркемнәре вице-президенты Ги Сальсгебер сәнәгать өлкәсеннән тыш кислород медицина учреждениеләренә дә тәкъдим ителәчәк дип сөйләде. Моның белән бәйле рәвештә ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. “Татарстан җитәкчелегенә проектны гамәлгә куюда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәм. Алар бизнес өчен уңайлы шартлар булдыруда күп көч куйды”, - диде Ги Сальсгебер әфәнде.
“Эр Ликид” продукциясе Башкортстанга һәм Удмуртиягә дә озатылачак.
Заводны ачу тантанасы тәәмамлангач кунаклар яңа заводта җитештерелгән кислород тутырылган цистерналарда имзаларын калдырды.