Рөстәм Миңнеханов Уфада эшлекле сәфәрдә

16.05.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасы башкаласы – Уфага килде.

“Уфа” халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, шулай ук башка рәсми затлар каршы алды.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов 16-17 майда Башкортстан башкаласында эш сәфәрендә булачак. Сәфәрнең төп максаты - “Большая химия” II Халыкара форумын ачу тантанасында катнашу. Форум иртәгә, 16 майда, Уфа Конгресс-Холында эшен башлый. Форумны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

Бу чарада федерация субъектлары, шул исәптә Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев, Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин һ.б. катнаша. Моннан тыш, форумга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килүе көтелә.

“Большая химия” форумы кысаларында Башкортстан, Татарстан һәм Ямал-Ненец автономияле округы арасында Килешү имзалау планлаштырыла һәм шулай ук Башкортстан һәм Татарстан территориясе аша уза торган “Көнбатыш Себер-Урал-Идел буе” продуктүткәргеч төзелеше проекты буенча фикер алышачаклар.

ТР Президенты матбугат хезмәте