10 ел узгач Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстанның сәләтле яшьләре белән очрашты

16.05.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин талантлы яшьләр өчен уздырылган Ачык ишекләр көнендә “10 ел узгач” дип аталган очрашуда катнашучылар белән очрашты. Очрашу татар халкы гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын башкару белән башланып китте.

Моннан ун ел элек – 2002 елның 12 июнендә халыкара, бөтенроссия һәм бөтендөнья олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган 52 укучы Татарстан парламентына Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуга килгән иде. Ул чакта спикер талантлы яшьләр белән кабат ун елдан очрашырга вәгъдә биргән булган.

Узган ел спикер Твиттерда 2002 елда булган очрашу турында искә төшереп, яшь талантлар белән булган очрашудан фоторәсемне Интернетта урнаштырып, анда үзләрен таныган егет-кызлардан хәбәрләр көтеп калуын белдергән иде. Бу фотографиядә ул чактагы ТР Мәгариф министры Фарис Харисов, депутатлар Валентина Липужина, Разил Вәлиев, экс-министр Марат Бариев һәм башкалар бар.

Ә бүген исә парламент ишекләрен тормышта төрле өлкәләрдә үз урынын тапкан егермеләп егет һәм кыз ачып керде. Очрашуны оештыручылар аларны Интернеттагы төрле социаль челтәрләр аша эзләп тапкан, күбесе бүгенге очрашуга килә дә алмаган. Мәсәлән, кайчандыр Казанның 102 нче мәктәбендә укыган, химия буенча халыкара олимпиадада җиңү яулаган Әмир Хәбибуллин - хәзерге вакытта АКШның Юта штаты университеты химия факультеты аспиранты. Аның белән бүген скайп программасы ярдәмендә элемтәгә чыгып аралашу мөмкинлеге тудырылды. Ул үз тормышыннан канәгать булуын белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, моннан 10 ел элек булган очрашуны күпләр хәтерендә саклаган, кабат күрешүне көткән. Аның сүзләренчә, бүгенге очрашуга килә алмаучылар өчен парламент ишекләре һәрвакыт ачык.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь талантлар белән 10 елдан очрашырга сүз куешуның сәбәбен аларның берничә ел үткәч тормышта нинди уңышларга ирешүен күрәсе килү белән аңлатты. Яшьләр, чыннан да, тормышта үз урыннарын тапкан. Мәсәлән, Максим Зималиев – инженер-программист, Александр Падиряков – Роснано һәм “Ринова” компаниясе белән берлектә төзелгән “Хевел” ҖЧШтә халыкара дәрәҗәдәге юрист, Кирилл Пиксендеев – инвестицион анализ буенча аналитик. Яшьләр арасында танылган спортчылар да байтак.

Спикер хәзерге вакытта Татарстанда “Алгарыш” грантлар программасы тормышка ашырылуын, әмма бүгенге очрашуга килгән яшьләрнең – ун ел элек сәләтле кыз-малайларның үзе өчен һәрвакыт беренчеләрдән булуын билгеләп үтте. Ул чакта талантлы балаларны барлау һәм ярдәм итүгә корылган эшнең бүгенге көндә дә дәвам итүен белдерде. Әмма уңышка ирешүдә сәләтнең, ата-аналардан күчкән геннарның гына түгел, тырышлык һәм тир түгүнең дә зур роль уйнавын ассызыклап үтте.

“Без бөтен республикага талантлы яшьләрне бөртекләп җыярга кирәклеген күрсәтергә телибез. Бу республикабыз социаль-икътисади яктан үссен өчен кирәк. Сез инде яшь кенә булуыгызга карамастан, тормышка әзерсез һзм уңышка ирешкәнсез”, - диде спикер, бүген очрашуга килгән яшьләрнең тормышта үз урыннарын табуына, үз имиджы булуына шатлануын белдереп. Ул шулай ук бүген очрашуга килүчеләрнең уңышларында аларның укытучылары һәм ата-аналарының өлеше зур булуын, көч куюын билгеләп үтте.

“Ун елдан соң сезнең белән парламентта очрашырбыз дип ышандыра алмыйм. Чөнки вакыт үтә. Шулай да әгәр дә тагын бер кат очрашырга туры килсә, бик кызыклы булыр иде”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, тормышта уңышлар теләп.

Очрашу вакытында талантлы яшьләрнең берсе Надежда Антонова сәләтле балаларның мәгълүмат банкын булдыру тәкъдиме җелән чыкты. Анастасия Колесникова үзе эшләгән Яшел Үзән спорт мәктәбен ремонтлауда ярдәм итүне сорады. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов яшьләрне “Алгарыш” грантлар программасы белән таныштырып, аларның Россия һәм чит илләрнең мәгариф үзәкләрендә стажировка узу мөмкинлеген хәбәр итте. Хәзерге вакытта Россия күләмендә, “Алгарыш”ның аналогы буларак, проект эшләнүен һәм 20 ел эчендә 100 мең яшь кешене чит илләрдә укытып кайтару мөмкинлеген күз алдында тотуын әйтте.

Очрашуда катнашучыларны ТР Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштырдылар, алар өчен экскурсия дә оештырылды. Яшь талантлар ТР Дәүләт Советы карамагындагы Яшьләр иҗимагый палатасы әгъзалары белән дә күреште. Ахырдан истәлеккә фотога төштеләр. Ландыш Бабаниязова, 10 ел элек булган очрашудагы кебек, истәлеккә җыр “бүләк итте”.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов, парламент депутатлары катнашты.