Татарстан Президенты указларга кул куйды
16.05.2012Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әсгать Әхмәт улы Сәфәровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләп кую турындагы Указны имзалады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифасына кандидатураны килештергәнче, Әсгать Әхмәт улы Сәфәровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп куярга, диелә әлеге документта. З.Р.Вәлиева башка указ белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифасыннан азат ителде.
ТР Президенты матбугат хезмәте