Төрекмәнстан Президентына Татарстанда мәгълүмат технологияләре үсешен презентацияләделәр

16.05.2012

Россиягә эш сәфәре кысаларында Татарстанга килгән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтовка һәм аны озатып йөрүче делегация әгъзаларына бүген Татарстанда мәгълүмат технологияләре үсешен презентацияләделәр. Казан IТ-паркында узган чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Башта дәрәҗәле кунакка IТ-парк директоры Динар Насыйров югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Казан IТ-паркы инфраструктурасы, аның Дата-үзәге, Бизнес-инкубатор, Казаннан 35 км ераклыкта төзелүче инновацион шәһәрчек - “Иннополис” проекты хакында җентекле мәгълүмат бирде. Төрекмәнстан Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар Казан югары технологияләр паркында офис мәйданнарының тулысынча арендага бирелүе, биредә 64 резидент-компания урын алуы, аларда 1500 кеше хезмәт куюы, хезмәткәрләрнең уртача 24 яшьтә булуы, узган ел биредә 2,8 млрд сумлык керем алынуы, резидент-компанияләр тарафыннан 432 млн сумлык салымнар түләнүе хакында тулы мәгълүмат алды. Кунакларга агымдагы елның 30 августында Казан IТ-паркының Чаллыда икенче мәйданы ачылачагы, “Иннополис” буенча мастер-планның Сингапур экспертлары белән берлектә эшләнүе дә хәбәр ителде.

Гурбангулы Бердымөхәммәтовка шулай ук “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ җитештерү мөмкинлекләре, биредә җитештерелүче заманча корабльләр презентацияләнде.

Соңрак ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров тугандаш Төрекмәнстан делегациясенә мәгълүмат технологияләренең ничек итеп Татарстан халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итүе хакында сөйләде. Аерым алганда, дәрәҗәле кунаклар “Электрон Татарстан”, “Электрон мәгариф”, “Электрон сәламәтлек саклау” проектлары һ.б. хакында күзаллау алды. Бүгенге көндә Татарстанда актив кулланылышка кертелгән электрон документ әйләнеше, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу системалары Төрекмәнстан башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәтовта аеруча зур кызыксыну уятты. Министр Татарстанда бүген йорт хуҗалыкларының 62 процентының Интернетка ялгануына, үткәргечле телефон элемтәсе, яңа буын кәрәзле элемтәнең ныклы үсешенә, республикада ай саен 1 млн 250 мең дәүләт хезмәтенең электрон формада күрсәтелүенә аерым басым ясады.

Соңрак Гурбангулы Бердымөхәммәтов җитәкчелегендәге делегация әгъзалары “ГЛОНАСС+112” төбәк үзәгендә, Бизнес-инкубаторда булды. Соңгысында ике резидент-компаниянең - “Аvtodoria” һәм “Эйдос” җәмгыятьләренең кунакларны кызыктырырлык проектлары тәкъдим ителде. Беренче компания кунакларга юлларда уртача тизлекне үлчи торган “Автодория” системасын, икенчесе медицина, машина төзелеше, гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә эшләүче белгечләрне әзерләүдә кулланылучы тренажерлар комплексын презентацияләде.

Төрекмәнстан делегациясе вәкилләре хәбәрчебезгә белдергәнчә, бүген 2012-2016 елларга илнең социаль-икътисади үсешенә кагылышлы программа кабул ителгән. Анда илне индустрияләштерүгә, ягъни чималга нигезләнгән икътисадтан китүгә, зуррак игътибарны эшкәртү сәнәгатенә, фәнни казанышларга нигезләнгән җитештерүгә бирүгә төп басым ясала. Шул җәһәттән икътисады ныклы үсештә булган, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә илнең лидерларының берсе булган Татарстан тәҗрибәсе өйрәнүгә лаек.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы