Фәрит Мөхәммәтшин: "Язгы кыр эшләре шактый уңышлы башкарылган"
15.05.2012Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Аксубай, Чирмешән һәм Нурлат районнарында булды, анда алар язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Эш сәфәрендә Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов агрофирма, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалар, авыл җирлекләре һәм фермалар җитәкчеләре белән аралашты. Очрашуда авыл клублары төзелеше буенча республика программасын гамәлгә кую, терлекчелек тармагын финанслау һәм авыл хезмәтчәннәрен борчыган башка актуаль проблемалар буенча фикер алыштылар.
Татарстан парламенты җитәкчесе һәм вице-премьер Нурлат районы Бурметьево авылы янында 3 мең башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексын ачуда катнашты. Проектның инвесторы – “Агроинвест” ЯАҖ.
Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат халкын яңа комплекс ачылу белән котлады һәм “Агроинвест”ЯАҖ җитәкчесе Рәис Сөләймановка рәхмәт белдерде. Марат Әхмәтов нурлатлылар инвесторлардан уңды: бу районда өченче яңа терлекчелек комплексы дип билгеләп үтте. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры фермерларны мөһим хәбәр белән куандырды. Татарстан Президенты тарафыннан савым сыерлары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм шәхси хуҗалыкларга өстәмә керем счетына акча юнәлдерү хакында карар кабул ителгән. Авыл хезмәтчәннәренә түләүләр өчен майдан августка кадәр республика казнасыннан 1 млрд. сум бүлеп бирелгән.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә акча керткән инвесторларга рәхмәт белдерде. “Инвесторлар булган урында заманча технологияләр, яңа эш урыннары һәм иң яхшы җиһазлар”, - диде ул.
Аннары бу чарада катнашучылар мегаферма биналарын карады. “Агроинвест”ЯАҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов сөйләвенчә, предприятиеләрдә сыерларны саву системасы автоматлаштырылган һәм терлекләрне бәйләмичә генә тоталар. Хәзерге вакытты фермада 67 кеше эшли, киләчәктә 100 кеше эшләве күздә тотыла. Уртача хезмәт хакы 10585 сум, киләчәктә 12500 сумга кадәр артыр дип көтелә.
Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәре нәтиҗәләре хакында журналистларга сөйләде. “Гомумән алганда, кешеләр белән аралашудан, кырларда узаган очрашулардан, культуралар чәчелгән мәйданнарны караудан канәгать калдык”, - дип ассызыклады Татарстан парламент җитәкчесе.
Авыл хуҗалыгы секторында җитди үсеш ноктасы терлекчелек продукциясе җитештерү дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. “Инвестицияләр килеп тора, заманча җиһазланган комплекслар төзелә. Якындагы елларда продукция чыгару күләме артыр дип уйлыйм, - дип ышануын белдерде ул.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге