Казанга РФ Югары Суды рәисе урынбасары - Икътисадый бәхәсләр буенча РФ Югары Суды коллегиясе рәисе Олег Свириденко килде

11.01.2019

РФ Югары Суды рәисе урынбасары - Икътисадый бәхәсләр буенча РФ Югары Суды коллегиясе рәисе Олег Свириденко Татарстанга эш визиты белән килде. 

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Олег Свириденконың Идел буе округы Арбитраж суды рәисе вазифасына кабат Юрий Глазовны билгеләү турында хәбәр итүе көтелә. Указны 2018 елның 30 декаберендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады.