Алексей Песошин: Хезмәт хакын вакытында түләмәгән предприятие җитәкчеләренә җитди чаралар күреләчәк

10.01.2019

Хезмәт хакын вакытында түләмәгән предприятие җитәкчеләренә җитди чаралар күреләчәк. Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый йөкләмә бирде.

“Хезмәт хакын вакытында түләмәүнең үсеше белән килеп чыккан хәлне искә алып, тормышны яхшырту буенча муниципаль комиссияләр рәисләренең игътибарын бу мәгълүматларга юнәлтәсем килә, хезмәт хакы буенча бурычларны ачыклау һәм бетерү буенча эшләрне көчәйтүне тәкъдим итәм”, - дип белдерде Алексей Песошин. - Хезмәт хакын вакытында түләмәгән предприятие җитәкчеләренә җитди чаралар күрүне сорыйм”.

“Тармак министрлыкларын предприятиеләрнең финанс хәленең тискәре якларын ачыкларга һәм тиешле чараларны күрергә чакырам”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.