“Без бердәм булып кына, көчле була алабыз”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәриятенең чираттан тыш VII конференциясе делегатлары белән очрашуда шулай дип ассызыклады. Президентның илнең татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтәриятләр җитәкчеләре белән очрашуы конференция алдынннан “Казан” милли-мәдәният үзәгендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.
Федераль мохтәриятнең бүген Казанда узучы конференциясендә күтәрелүче төп тема татар телен саклау, үстерү белән бәйле. Президент белән очрашуда исә милләттәшләребез яңгыраткан теләк-тәкъдимнәр бик күп өлкәләргә кагылды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россиядә татарларның өчтән бер өлеше генә Татарстанда яши, калган милләттәшләребез башка төбәкләрдә гомер итә. “Бүгенге көндә барыбызны да телне, гореф-гадәтләребезне, динебезнең чисталыгын саклап калу мәсьәләләре борчый. Шуңа күрә безгә гел очрашып торырга кирәк, бу эшләр системалы алып барылырга тиеш”, -дип башлады сүзен Президент.
Республика башлыгы милләттәшләребезне борчыган төп мәсьәләнең туган телне саклау белән бәйле булуын искәртеп, бу өлкәдә кайбер кыенлыклар булуын да искәртте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда татар телен һәм әдәбиятын укыту процессы җиңелрәк барса, чит төбәкләрдә туган телне укыту процессын оештыру авырлыклар белән бара, укытучылар табу да кыенрак. Президент мохтәрият җитәкчеләренә Татарстанда кече яшьтәге балаларга инглиз телен Интернет аша өйрәтү буенча яңа система эшләнүен, аның яхшы нәтиҗәләр бирүен, аның үрнәгендә балаларга татар телен дә шушы интерактив технология нигезендә укыту буенча сүз алып барылуын җиткерде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, балаларга туган телне өйрәтүдә гаилә дә зур роль уйнарга тиеш. Шулай ук читтә яшәүче татар яшьләренә туган телне өйрәтүдә Татарстан яшьләре белән тыгыз аралашу да ярдәм итәчәк. Татарстан башлыгы быелгы җәйдә шушындый мөмкинлек тудыру өчен, республикада берничә яшьләр лагерен оештыру планы булуын хәбәр итте. Президент шулай ук бүгенге яшьләрнең Интернет челтәрен актив кулланучылар булуын күздә тотып, аның мөмкинләрен, аерым алганда “Татар дөньясы” челтәренең мөмкинлекләрен актив кулланырга чакырды. “Гореф-гадәтләребезне,телне саклауда мәчетләребез дә роль уйный дип саныйм. Бу уңайдан чит төбәкләрдә урнашкан мәчетләрнең роле аеруча зур. Мәчетләр милләтнең үзенчәлекләрен күтәрү өчен бик кирәкле урын. Бу мәсьәләләрдә безгә бергәләп эшләргә кирәк”, -дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты фикеренчә, милләтнең көчле булуы өчен икътисадның көчле булуы да кирәк. “Беренчедән, әлбәттә, Татарстан көчле булырга тиеш. Төбәкләрдәге татар эшмәкәрләренең аякта нык басып торуы да кирәк. Алар ныклап аякта басып торса, мәчетләргә дә, җирле автономияләргә дә ярдәм итә, телне, гореф-гадәтләрне саклауга үз өлешләрен кертә ала”,-дип ассызыклады ул. “Татарлар татарлыгыннан оялырга тиеш түгел, мин татар дип горурланып әйтергә тиеш. Россиядә сан ягыннан икенче урын алып торган татар милләтенең илне үстерүдәге өлеше зур. Без бердәм булсак, көчле булсак кына, безнең белән санлашалар. Безгә икътисад ягын да көчәйтергә, ата-бабалардан килгән гореф–гадәтләрне, телне, динне дә сакларга кирәк”, - дип ассызыклады ул. Татарстан Президенты татар оешмаларының лидерларын бердәмлеккә чакырды. “Үзара аңлашылмаучылыклар булганда да, аны читкә чыгармыйча, үзара хәл итәргә, бер-берегезне үстерүгә ярдәм итәргә кирәк”, -дип мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, Болгар җыены, Татар яшьләре корылтайлары кебек җыеннар халыкны бердәм итүгә, алга барырга ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан, Казанда узачак халыкара чараларны, шул исәптән спорт чараларын татар халыкының, Татарстанның мөмкинлекләрен күрсәтү өчен күбрәк файдаланырга кирәк, дип исәпли. Татарстан башлыгы борчыган проблемаларны оперативрак хәл итү өчен, системалы очрашып торырга кирәк, ди. Ул шулай ук республиканың Россиянең татарлар яшәгән төбәкләре белән тыгыз элемтәләрен милләттәшләребез мәнфәгатьләре максатларында файдаланырга кирәк дип искәртә.
Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов белдергәнчә, бүген федераль мохтәрият 30 дан артык төбәк оешмаларын берләштерә. Ул туган телне көчәйтү мәсьәләсендә тукталып, читтә яшәгән татар балаларына адаптацияләнгән дәреслекләр әзерләнүен, федераль мохтәриятнең ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән читтәге татар укучылары өчен викториналар, Олимпиадар үткәреп, анда җиңүчеләргә грантлар системасы булдыру юнәлешендә эшләвен җиткерде.Татар теле, татар теле Олимпиадалырнда, викториналарда җиңгән укучыларга “Сәләт”, Татарстанның башка лагерьларына юлламалар биреләчәк, аларны әзерләнгән укытучыларны тел, әдәбият укыту өчен көйләнгән ноутбуклар белән тәэмин итү нияте бар. “Киләчәктә читтә татар теле укытучы мөгаллимнәрне стимуллаштыруга ТР Мәгариф һәм фән министры активрак катнашса, әйбәт булыр иде”, - ди ул. Илдар Гыйльметдинов Татарстанның төбәкләрдәге вәкиллекләре каршында мәҗбүри рәвештә якшәмбе мәктәпләре оештыру дигән фәрман булса, алардан ныклап сорарга да мөмкинлек булыр иде ди. Аның сүзләренә караганда, кайбер төбәкләрдә мондый мәктәпләрне оешыру гына түгел, булганнарын да ябалар. Ул шулай ук төбәкләрдәге Татарстан сәүдә йортларын татар оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек иттерү мәсьәләсен күтәрде. Бүген 30 дан артык шундый сәүдә йорты исәпләнеп, татар милли-мәдәни оешмалары белән тыгыз эшләүчеләре бармак белән генә санарлык икән.
Читтә татар теле, әдәбияты укытучыларының аз булуы борчый. Татар теле бүлегенә укырга керүчеләрнең аз булуы да борчый. Мәсәлән, Мәскәүдәге гуманитар-педагогика университеты каршында татар теле бүлегенә бюджет урыннары була торып икенче ел инде керүче милләтәшләребез юк икән. Президент Рөстәм Миңнеханов яшьләрдә кызыксынуны арттыру өчен бәлки белгечлекне бүген сорау таба торган итеп, инглизчә-татарча итеп үзгәртергә кирәктер, дип саный. Аның белдерүенчә, әгәр төбәкләрдәге милли-мәдәни оешмалар милләттәшләребезне укытырга юллап җибәрәләр икән, аларга өстәмә стипендия, грантлар системасын булдырырга мөмкин.
РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский белдергәнчә, милли-мәдәни мохтәриятләр кирәкме, дигән сорау кую бүген урынсыз. “Федераль татар милли-мәдәни автономиясе мисалында әйтә алам: ул хакимият алдында җирле мәнфәгатьләрне яклауның уңышлы формасы. Мондый оешмалар белән җитәкчелек итүчеләр милләттәшләренең этномәдәни мәнфәгатьтәренә тулысынча җавап бирергә тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Җирле мохтәриятләр җитәкчеләре үз чыгышларында Президентка теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Мәсәлән, Ульяновски өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, өлкә губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рәмис Сафин милли автономия җитәкчеләре иҗтимагый башлангычта Татарстанның әлеге төбәкләрдәге Вәкаләтле вәкиле дә булып санала ала, ди. Аның фикекренчә, бу җирле автономия җитәкчесенең статусын да, абруен да күтәрәчәк. Аның башка тәкъдимнәре яхшы эшләүче мохтәриятләр эшчәнлеген стимуллаштыру өчен, ТР Хөкүмәте тарафыннан грантлар бирү системасын гамәлгә куюга, Казанда “Татар гүзәле” дигән Бөтенроссия бәйгесен уздыруга кагылды. Красноярски крае татарлары мохтәрияте җитәкчесе елга бер тапкыр әлеге төбәккә татар иҗат коллективларының гастрольләрен оештыруны сорады. Аның белдерүенчә, Казан-Красноярски авиарейсын торгызу да араларны тагын да якынайтыр иде. Ул шулай ук татар аспирантларына диссертацияләрен Казанда яклау өчен квота булдыру тәкъдимен кертте. Хатны-Манси автономияле округы вәкиле Сабантуйларга Татарстаннан зур делегацияләр көтеп калуларын җиткерде, төбәк хакимиятләре делегацияләренең Татарстанга сәфәрләрен оештырганда, аның составына татар оешмалары лидерларын да кертү тәкъдимен җиткерде. Бурятия татар милли-мәдәни мохтәрияте вәкиле Казанда федераль мохтәриятнең төбәкара ресурслар базасын булдыру идеясе ирештерде.
Рөстәм Миңнеханов әлеге теләк-тәкъдимнәрне хуплап, аларның исәпкә алыначагын ышандырды. Ул мохтәрият җитәкчеләрнең үз сүзен ишеттерерлек, милләттәшләребез мәнфәгатьләрен яклый алырлык абруйлы кешеләр булырга тиешлеген ассызыклап, эшләрендә уңышлар теләде. “Россия күпмилләтле ил. Бу милләтләрнең яшәү шартлары уңайлы булганда, аларга үсеш өчен мөмкинлек булганда гына ил бердәм, куәтле була ала. Федераль дәрәҗәдә дә милләтләрнең мәнфәгатьләре якланырга тиеш”, -дип ассызыклады ул.