Бүген иртән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ДЦП белән авыручы 13 яшьлек Владислав Банцыревка Татарстан Президенты исеменнән таган тапшырды.
Владислав Банцырев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйрия “Теләкләр чыршысы” кысаларында хыялларын тормышка ашырган балаларның өченчесе булды. “Татарстан Президенты Владикның хыялын тормышка ашырып, гаиләгә таган бүләк итте. Бу әйбәт бүләк дип уйлыйм. Таган җәй көне урнаштырылачак”, - диде Эльмира Зарипова.