Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов 13 яшьлек Камил Бариевка һәм аның гаиләсенә Казанда узачак “Уральские пельмени” тамашасына билетлар бүләк итте.
Камил — “үзенчәлекле бала”, шунлыктан аңа уңай хис-тәэсирләр бик тә кирәк, дип сөйләде журналистларга аның әнисе Гөлназ. Камил телевизордан “Уральские пельмени” тамашасын еш карый һәм аларның концертында булырга хыяллана. Яңа ел алдыннан аның теләге тормышка аша.
Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов әлеге акциянең могҗиза көткән тагын бер баланы бәхетле итүен өстәп әйтте.
Бүген тагын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов Казан төзелеш колледжы студенткасы Полина Щербичка Кремль чырышысына билет тапшырды.