Бүләкне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов тапшырды.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 27 декабрендә Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының волонтерлыкка багышланган утырышы кысаларында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.
Акциянең төп максаты – социаль якланмаган халык катламнары вәкилләренең (сәламәтлеге мөмкинлеләре чикләнгәннәр, ятим балалар, кыен тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләр балалары, каты авырулардан интегүче балалар һәм олы яшьтәгеләр) теләкләрен тормышка ашыру иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ул чыршыдан өч открытка алган иде. Шулар арасында студентка Полины Щербич открыткасы да бар иде.
Полинага 17 яшь, аның теләге – Мәскәүдәге Кремль чырышсына бару булган (чара 2019 елның 6 гыйнварында узачак).